Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуарның шигырьләрен бүләк итәбез

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң күркәм бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Әлеге бәйрәм белән котлап газета укучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә Луиза Янсуарның шигырьләрен бүләк итәбез.

Луиза Шарова (Янсуар)

Җөй

Карыйм да, күзем алалмыйм:

Күкләрнең зәңгәрлеге!

Каендай сусыл, саф чагы

Җаннарның.

Тәңгәллеге!

- Без мәңге сөярбез, – диеп, –

Инанган сабый чаклар…

Кочаклап ала иделәр

Урамнар безне,

Чатлар.

Син идең миңа – бердәнбер.

Бердәнбер идем – мин дә.

Сизми дә йөрәк:

Кай ара

Ялгана төннәр көнгә?!

Карыйм да күзем алалмыйм:

Күк зәңгәр... Каеннар ак...

Тик калды,

Кайдадыр калды

Аларга табынган чак.

Без һаман сөябез әле.

Дөнья да сөя безне:

Ярасын йомып, тузлары

Җөйләнгән

Каен төсле.

 

Тилереп...

Тынлыгым бул минем.

Чынлыгым.

Шулкадәр сусадым Чынлыкка.

Теләмим Җиһанга кадерсез

Сүзләрем дәшәргә – СИН юкта...

Теләмим тыңларга антларын –

Ничә кат әйтелеп таушалган...

Сөйлиләр ярату турында...

Ярату турында!!!

Каушаудан

Йөрәгем, куышын табалмый,

Ыргыла урманнар... кырларга...

Бул минем – Барлыгым.

Тарлыгым –

Кайтуга капланып еларга...

Карага табынган җаннарның

Яктысын эзләүдән илереп...

...Күзләрең елмая – маяктай...

Мин. Сине. Яратам. Тилереп.

 

Онытты, дия күрмә

Тып-тыныч хәзер кичләрем.

Тып-тыныч иртәләрем.

Шау чәчәк булып утыра

Гөлләрем – иркәләрем.

 

Пәрдәләр челтәре аша

Саркыла алтын нурлар.

Эндәшеп ала, кайтара

Өемә кабат юллар.

 

Зәп-зәңгәр төннең куесы

Тәрәздән керә агып.

Төшләрем сөзә...

Шомлысын

Китә биштәргә салып.

 

Кешегә җитә бәхеткә –

Ходайдан биргән көн дә.

Хәтерлим сине, хәтерем,

Онытты, дия күрмә.

 

Түгел син онытырлыгым,

Хыянәт итәрлегем,

 Җирдә “мә, кадерлә!” диеп

Бирелгән кишәрлегем.

 

Тып-тыныч шуңа күңелем.

Җилләрдә иркәләнгән

Челтәрдәй – җиңел... өрфия...

Мин башка иртәләмәм.

 

Һәм башка... килмәм соңарып.

Вакытлы булыр бар да.

 ...Кызыл күз булып яраным

Таҗларын ача таңда...

 

Келәү

Сүз кирәкми! Йөрәгемне тыңла!

Җирдә вакыт чикле шулкадәр.

Тын алырга курыккандай, әнә,

Шәфәкь сутын эчә үләннәр.

Синдә минем нинди кайгым барын

Миндә синең нинди шатлыгың –

Белмәсеннәр!

Сергә тиңләсеннәр.

Җилгә төйним чиккән яулыгым.

Ул җилфердәп безне каршы алыр...

Ул җилфердәп безне сәламләр...

Җирдә бар да элеккечә булыр,

Кубарылмаган күк галәмнәр...

Тыңла йөрәгемне!

Аны әле

Син тыңлаган кебек берәү дә

Тыңламады. Китергәндәй иман

Раббысына – тәүге келәүдә.

Аклагандай бөтен языкларын

Бу каһәрле-матур дөньяның,

Сиңа миннән... тик шатлыгы күчсен!

Мин аңарда бик күп еладым.

 

Болан күзләре

Мин сагынмыйм синле көзләремне.

Язларымны. Җәйне. Кышларны.

Никтер йөрәк, күтәрелеп, кошлар

Ташлап киткән кырдай бушанды.

 

Никтер йөрәк барлыгыңны тоймый

Бу җиһанда бүтән. Төшләнми.

Тамчылар да керфек очларында

Иза чикми – өзелеп төшәлми.

 

Никтер йөрәк яфракларын койган

Дөнья сыман калды шәбәреп.

Һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрне

Япты.

Якты кәбен шәмнәрен.

 

“Соңга калып булса-булсын...” – диде.

Сүтте җыйнап куйган бүзләрне...

Тәрәзәдән керфек какмый аңа

Карап торды болан күзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев