Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкелеләр чиркәүләрен келпеткәннәр

Оло көн алдыннан керәшен авылларында элек кәкре пычаклар белән сап-сары бүрәнәләрне кырып, өмә белән җыелышып, өйләрне юалар иде.

Олыларга стена-түшәмнәр, бала-чагага табагач саплары, ипи көрәге.. Барысын да кырып, ялтыратырга кирәк. Шушы матур гадәт бүген дә яши. Хәзер, Ходайга шөкер, күп авылларда Алла йортлары бар. Аларны Олы көнгә иң беренче чиратта әзерләргә кирәк, бу өйләрне тазартуга караганда да җаваплырак. Сарман районының Ләке авылы Петр-Павел чиркәвен авылдашлар, җыелышып, өмә белән юганнар. Башка авылларда да шундый ук изге эшләр башкарыладыр. "Чиркәвебез келт итеп тора!"- дип язган бу изге эшне башлап йөрүче Роза Тумриева үзенең социаль челтәрдәге битендә, эшләгән эшләренә куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев