Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедә булдыралар!

25 мартта мәдәният хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Күптән түгел Сарман районының Ләке мәдәният йорты художество җитәкчесе Римма Тимирова республика авыл җирлекләрендәге мәдәният учрежденияләре арасында оештырылган "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" конкурсында җиңеп, грант откан.

Казан мәдәният һәм сәнгать университетының читтән торып уку бүлегендә быел икенче курста укучы Римма Валентиновна февраль аенда кышкы сессиягә килеп, безнең редакциягә дә кереп чыккан иде. Университетта укулар, Ләке авылы "Айбагыр" балалар ансамбле турында сөйләшеп алдык.

- Монда укырга кергәнемә сөенеп туя алмыйм. Республиканың төрле почмакларыннан яңа дуслар таптым. Әллә никадәр яңа мәгълүмат алабыз, нәтиҗәле эшләр өчен белемнәр туплыйбыз. Теориясен дә, практикасын да өйрәнәбез. Авыл кешесенә бу бигрәк тә кирәк. Беренче курста фольклор ансамбльләр турында өйрәндек. Вокал дәресләре дә керде, ноталар белән танышу минем өчен үзенә күрә тагын бер яңалык булды. Удмуртча да, керәшенчә дә җырладык. Курайда, думбырада уйнау серләренә дә өйрәттеләр. Бүгенге көн художество һәм этноүзәк җитәкчеләренә нәрсә кирәк булса, барысын да бирәләр. Безнең белән Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов кебек танылган җырчыларның труппаларында эшләүче артистлар да укый, - дип сөйләде ул.

Римма Тимирова Ләке авылының бервакыт берни белән кызыксынмый, пассиврак яшәгән чорыннан соң, хәзер активлашып китүе турында да искәртте.

- 2015 елның июль аенда без авыл балаларын җыеп карарга булдык. "Питрау" бәйрәмен зурлап үткәрәсе килү теләге дә зур иде. Аннан соң, ул елны 60 мең сумлык грант откан идек. "Бәрмәнчек" ансамблен чакыру да планда иде, үзебезнең "Игәнә" әбиләр коллективы да бар, шуларга өстәп, балалар ансамблен дә оештырасы килде. "Айбагыр" коллективы башта сигез баладан гына тора иде. Аннан соң, авыл халкы, ата-аналар кызыксынып китеп, башкалар да кушылды. Бүгенге көндә унсигез бала җыелды. Хәтта садик балалары да йөри башлады.

2015 елның августында авылда яңа клуб ачылды. 100 мең сум акча отып, балаларга костюмнар да тектердек. 2012 елда Виталий Агапов безне күтәреп алып, яңа сулыш өрде, дисәм дә ялгышмам. Гастрольләр белән чыгып кердек, балалар "Туым Жондозы" фестивалендә катнашып, җиңү белән кайттылар. Балаларга үрнәк булырдай, традицияләребезне өйрәтердәй өлкән түти-дәдәйләр да, гармунчыбыз да бар, - дип шатлыгы белән бүлеште Римма Валентиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев