Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке – Сарман районында Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән авыл

Күптән түгел Сарман районының Ләке авылында Яңа елга "Кунаклар капка төбендә" дигән конкурс игълан иттеләр. Бәйгедә теләгән һәркем кардан һәм боздан матур сыннар ясап, чыршылар бизәп, катнаша ала иде.

23 декабрьдә, Чыршы бәйрәмен ачу кичәсендә, җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. Моннан кала, мәктәп янында кардан зур бәйрәм мәйданчыгы төзелеп, аны да тантаналы рәвештә бөтен авыл белән ачтылар. Ләке авылының бәйрәм мәйданчыгы районда иң матурларның берсе дип табылды. Сарман үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасында халыкны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлап, Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәриповага район советы башкарма комитетының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев