Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке авылы мәдәният йорты ярты миллионлык сертификатка лаек булды – фото

Казаклар Чаллысы авылы клубы – “Иҗат территориясе”, Олы Афанас клубы – “Иң динамик авыл мәдәният йорты”, Ләке клубы – “Иң яхшы мәдәният йорты”

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында беренче тапкыр уздырылган “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Чара концерт-кичә форматында барды. Сәхнәдә фольклор ансамбльләр, Әсхәт Хисмәт шикелле күренекле артистлар чыгыш ясады.

 “Конкурс беренче мәртәбә уздырыла. Без аның тәүге шаһитлары”, - дип сүзне башлады концерт кичәсенең алып баручысы Айзилә Батырханова. “Әлеге конкурста Татарстан Республикасының 1046 авыл мәдәният йортлары һәм 716 авыл клублары катнашты. Бу эксперт советы 1762 завка караган дигәнне аңлата”, - дип билгеләп узды икенче алып баручы "Татарстан" телерадиокомпаниясе журналисты Идел Кыямов.

Без, тамашачыларга, әлеге кичә алай зур мәгънәгә ия булмаса да, конкурсантлар өчен бу зур тантана, күпъеллык хезмәтләренең бәяләмәсе иде. “Әлеге иҗат коллективлары милли мирасны, халык сәнгатен бөртекләп саклаучылар, Республикабызның йөзен булдыручылар һәм безнең мәдәниятне кабатланмас итүчеләр”, - дип әйтелде биредә.

Бүләкләү тантанасын “Халкы 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы”, “Халкы 200дән 300гә кадәр булган торак пунктның авыл мәдәният йорты”, “Халкы 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл Мәдәният йорты", “Халкы 500 һәм аннан да күбрәк кешесе булган торак пунктның  авыл Мәдәният йорты” номинацияләрендә 3 урынны яулып 200 мең сумлык сертификатка лаек булган катнашучылардан башладылар. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин чакырылды. Өченче урынны Минзәлә, Арча, Азнакай, Чистай районнарының мәдәният йортлары һәм клублары алды. “Хөрмәтле коллегаларыбыз. Чын дәрәҗәсендә кирәкле конкурс. Зур хезмәт таләп итүче конкурс булса да, һәммәбезне дә күп нәрсәгә өйрәтте, эшләгән эшләребезгә йомгак ясарга, тулыландырырга мөмкинлек бирде”, - дип сөйләде Минзәләдән килгән конкурсант.

Катнашучыларга махсус дипломнар да бирелде. Һәрбер номинациядә җиңүчеләрне бүләкләү вазифасын Республиканың танылган җырчылары һәм актёрлары башкарды. Икенче урын алган финалистларны, мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров бүләкләде. Ә менә “Уңышлы старт” дип аталган Дипломны карендәшебез “Керәшен чибяре”, Филармония артисты Марина Карпова бирде. Марина Карпова килгән тамашачыларны зур җиңүләре белән котлады. “Минем иҗади уңышларым авыл клубы сәхнәсеннән башланды. Тырышлыгыгыз өчен рәхмәт”, - дип сөйләде ул.

Алып баручылар “Традицияләр саклаучы” дипломына лаек булучылар турында игълан иткәч, берәрсе булса да керәшеннәргә эләгер, дип уйладым. Финалистлар арасында өч мәдәният йорты керәшен авылларыннан. Болар – Түбән Камадан Олы Афанас, Балык Бистәсеннән Казаклар Чаллысы, Сарманнан Ләке авыллары. Аларның һәрберсенең дә хезмәте, беренче чиратта, борынгыдан сакланып калган мирасны саклау, буыннарга тапшыру эшләре белән бәйле. Шуңа да өметемне өзмичә тыңлап тордым. Кызганыч, әмма әлеге номинациядәге диплом керәшен авыл мәдәният йортларына бирелмәде. Махсус дипломны бирүче булып Татарстан Республикасында татарларның мәдәниятен саклап калуда зур өлешен керткән,  Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов чыкты. Дипломнарны тапшырганнан соң сәхнәдә Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә чыгыш ясады.

Карендәшләребезнең исемен ишетергә дә озак көтеп торырга туры килмәде. “Иҗат территориясе” дип аталган махсус диплом ияләре арасында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы исеме яңгырады. Дипломны Мәдәният йорты директоры Валентина Ефимова алды. Түбән Кама районы Олы Афанас авылыннан килгән карендәшләребезгә “Иң динамик авыл мәдәният йорты” дипломы тапшырылды.

“Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” Республика бәйгесенең көтелгән минутлары – беренче урын алып, 500 сумлык сертификатка лаек булган катнашучыларны бүләкләү моменты да килеп җитте. Җиңүчеләрне котлау өчен, сүзне Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова алды. Ирада Әюпова Татарстанда иҗатны күтәрү өчен барлык мөмкинлекләр барлыгын билгеләп узды. Конкурс турында исә: “Әлеге конкурста җиңелүчеләр дә җиңүчеләр дә юк. Чөнки без бер Республикада эшлибез һәм кешеләр өчен хезмәт итәбез. Сезнең хезмәтсез, профессиональ иҗат та, театр да була алмый”, - дип сөйләде министр.  

Берничә минуттан Ирада Әюпова җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итте.  “Халкы 200дән 300гә кадәр булган торак пунктның авыл мәдәният йорты” номинациясендә Сарман районы Ләке авылы мәдәният йорты җиңү яулады. Зур бүләкне алу өчен Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова керәшен күлмәгеннән чыкты.

Тантаналы чара ахырына якынлашкач, аның белән әңгәмә корып алдым. “Бу безнең көтеп алынган җиңү. Клубта эшләп килүче барлык ансамбль дә әлеге җиңүгә үз өлешен кертте. Әлеге конкурс керәшен гореф-гадәтләрен саклау өчен зур таяныч”, - диде ул. Ярты миллион сумда булган сертификатның киләчәк кулланышы турында да әйтте. Әлеге акчага Мәдәният йорты авылның "Игәнә" халык, "Айбагыр" балалар ансамбльләренә костюмнар тектерәчәк һәм яңа техник җиһазлар алачак.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев