Лидия Пронина: "Туганайлар" газетасы алмаган керәшеннәрне аңламыйм"
Газета эчтәлекле, төсле булып чыга, ялынып йөреп яздырырга кирәк түгел, минемчә, ди Лидия Пронина
Һәр керәшеннең күңелендә, җанында булырга тиеш ул. Өенә “Туганайлар” газетасын алмаган керәшеннәрне бөтенләй аңлый алмыйм. Кулга газетаны алгач, горурлык хисләре тоеп, укып чыгуы нинди рәхәт!
Газета йолаларны саклап калырга тырыша, төрле төбәкләрдә яшәгән карендәшләребез турында да яза, тәрбия чарасын да үти. Мин үзем “Бәрәкәт” яшьләр оешмасында янып торган керәшен егет-кызларына сокланып карыйм. “Туганайлар” редакциясендә белемле, тәрбияле яшьләр эшләве сөендерә. Алар керәшен культурасын, тарихын безгә, олыларга караганда да күбрәк беләләр, янып-көеп яшиләр. Үзен хөрмәт иткән һәр керәшен кешесе бу турыда уйласын да, югалткачтын соң буласын аңласыннар иде!
Лидия ПРОНИНА, Питрәч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев