Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пронина: "Безнең халыкка бердәмлек житеп бетми"

Керәшеннәрнең республика мәдәният үзәге нинди булырга һәм анда нинди юнәлешләрдә эш алып барылырга тиеш? Бу сорауларга Республика керәшен оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина үз фикерен белдерде

Лидия Пронина, Республика керәшен оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе:
- Казанда Керәшен мәдәнияте үзәге ачылу турында ишеткәч бик сөендек. Безнең уртак йортыбыз булу, аны республика дәрәҗәсендә халкыбызның мәдәният үзәге итеп таныту – зур дәрәҗәгә ирешү. Димәк, киләчәктә бездән соңгы буыннарга да гореф-гадәтләребез, жыр-биюләребез, киенү рәвешебез, йолаларыбыз гына түгел, ә тарихыбыз да барып ирешәчәк дигән сүз бу. Яшерен-батырын тугел, керәшен тарихын өйрәнү шактый четерекле мәсьәлә. Шушы үзәктә безнең катлаулы тарихи юлыбызны яктыртуга да урын бирелсә, бик яхшы булыр иде. Керәшеннәр, уртак йортыбызда бергә жыелышып, бәйрәм итә алырга да, шул ук вакытта көн кадагында булган кискен мәсьәләләр турында фикер алышырга, аларны чишәргә, хәл итәргә дә тиешләр, диеп уйлыйм. Биредә, шулай ук, музей, китапханә эшләп торып, мирасыбыз тупланып, сакланса иде.
Безнең халыкка бердәмлек житеп бетми. Бу кызганыч хәл. Бер-беребезнең уңышларын күреп, күтәреп алып, аларга куана белмибез. Күп сораулар борчый, әйтик Питрәчтә оешмабыз була торып та, хәтта “Туганайлар” газетасына язылу – зур проблема. Ә бит ул – безне бер-беребез белән тоташтырып торучы бердәнбер басма, керәшен тормышының пульсын чагылдыручы нерв. Мин бу Үзәк шул безне ныграк берләштерү эшен дә алып барса иде, дип телим. Ә инде үзебездән торганын кулдан килгәнчә эшлисе иде, карендәшләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев