Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсеннән видеоязма

4 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә карендәшебез Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе узды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың иҗат юлына 30 ел тулды. Шушы уңайдан оештырылган бенефиска карендәшебезнең шәкертләре, иҗатташ дуслары һәм аны яраткан тамашачы җыелды. Кичәдә Лидия Әхмәтованың төрле өлкәләрдә эшләп, уңышка ирешүе билгеләде үтелде. Шәкертләре остазларына зур рәхмәт белдерде. 

"Керәшен оешмасына һәм хәрәкәтенә һәрдаим ярдәм итә, идеялары ташып тора. Лидия Әхмәтова белән горурланабыз", - дип билгеләп үтте Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова. 

Кичәгә Лидия Әхмәтованың якташлары Кайбыч районың Иске Тәрбит авылыннан да кунаклар килде. 

Пандемия шартларында узган чарага күп итеп тамашачы чакырылмады. Шулай да, карендәшләр Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсен Инстаграм социаль челтәрендә туры эфирда онлайн карый алды. 

Чарадан фотомизгелләр һәм видеоязма карагыз. Тулырак "Туганайлар"ның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев