Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: "Бәрмәнчек" керәшеннәрнең асыл мирасын халыкка җиткерә"

Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестрының җитәкчесе, профессор Лидия Әхмәтова "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблен юбилее белән котлады

- Керәшен халкының асыл мирасы булган, милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, уен-йолаларыбызны торгызып, туплап, янәдән халыкка ирештерүче бу коллектив дөньяның керәшеннәр яшәүче барлык кыйтгаларында көтеп алынган кунак. Ул Россиянең барлык төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләргә чыгып, милли сәнгатебезне пропагандалауга һәм керәшен музыкаль фольклорын дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә.

Хөрмәтле “Бәрмәнчеклеләр”! Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм! Алдагы көннәрдә дә, армый-талмый шулай иҗат итүегезне теләп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев