Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лиана Антонова “Татар кызы” бәйгесендә катнаша

Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Татар кызы" бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак, дип хәбәр итә «Мәйдан» журналы.

Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак.
Менә алар:
Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.
Җиңүчесе Татарстан кызы Уфада узачак Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең финалында катнашачак.
Республика бәйгесендә җиңү яулаган кызны нинди бүләк көтә соң?
Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән КАЛФАК һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев