Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Үлемсез полк” акциясендә керәшеннәр дә катнашкан

Казанда Бөек Җиңү көнендә узган "Үлемсез полк" акциясендә 45 мең кеше катнашкан. "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән алып 1 Май мәйданына кадәр узган колоннаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин кебек дәүләт эшлеклеләре җитәкләде. Татарстан халыклары Ассамблеясы, милли оешмалар да...

Казанда Бөек Җиңү көнендә узган "Үлемсез полк" акциясендә 45 мең кеше катнашкан. "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән алып 1 Май мәйданына кадәр узган колоннаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин кебек дәүләт эшлеклеләре җитәкләде. Татарстан халыклары Ассамблеясы, милли оешмалар да бу изге гамәлдән читтә калмады. Республика керәшен оешмасы һәм аның Казан бүлеге активистлары бөтен керәшен халкының горурлыгы булган Брест каһарманы майор Петр Гаврилов һәм Севастополь оборонасында зур батырлыклар күрсәткән, концлагерьда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән генерал Петр Новиков портретларын күтәреп бардылар.

Узган ел Казанда "Үлемсез полк" акциясендә 2 мең кеше катнашса, быел оештыручылар 20 меңгә якын кеше көткәннәр. Катнашучылар саны башкалада икеләтә артып китсә, республика буенча бу сан 80 меңгә җиткән. Россиядә быел акциядә 20 миллионнан артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев