Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлбәдендә часовня ачылды

Бүген Питрәч районының Әлбәден авылында зур шатлык - часовня ачылды.

Иман йорты Тройсын бәйрәме алдыннан ишекләрен ачты, аның үзенә дә Изге Троица исеме бирелде. Бу вакыйганы авыл халкы зарыгып көткән - дәдәй-түтиләрнең күзләрендә яшьләр җемелди. Әлбәдендә беркайчан да чиркәү булмаган. Авыл халкы келәүләргә Керәшен Сәрдәсе авылына йөргән. "Без, сугыш чоры балалары, элек келәүгә әбиләребез белән күрше авылга бара идек. Бүген туган җиребездә часовня ачылу безнең өчен зур бәйрәм. Иман йорты барыбызга да бик кирәк иде. Алла боерса, келәүләргә йөрербез, яшь буынга шушында иман тапшырырбыз" - дип, сөенече белән бүлеште Анна Барматонова.

Часовняны Казанның Тихвин чиркәве священнигы Павел Павлов аруландырды. "Бүген шундый матур көн. Ходай рәхмәте белән, яңгыр сибәли. Әлбәден авылына да иман нуры иңсен. Часовняга йөреп торыгыз, теләк әйтеп яшәгез", - дип чакырды Әлбәден халкын отец Павел.

Часовня 1 ай һәм 10 көн эчендә төзелгән. Ул Әлбәден авылында туып, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Александр Мураткин акчасына төзелгән. Шулай ук, ул авыл зиратының коймаларын да яңарткан һәм авылга юл да салдырган. Монда аның әтисе яши икән.

"Без авылда барыбыз да туган. Якыннарым шушы зиратта ята. Бу часовняны авылдашларыма бер истәлек булсын дип салдырдым. Еракка киткән саен, күңелең белән авылга ешрак тартыласың икән", - дип сөйләде меценат Александр Мураткин.

Әлбәден авылы кечерәя бара - кышын 10 йортта 34 кеше генә кала. Шулай да җәйләрен авылга кайтучылар саны арта икән. Әйтергә кирәк, Әлбәден - Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы. Биредә аның музее да эшләп килә.

Бүген кичке 16.00 сәгатьтә Әлбәдендә Тройсын бәйрәме узачак.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Часовня ачу тантанасыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алиса Спиридонова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев