Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса “Ел студенты” булырга лаек!

17 ноябрь – Халыкара студентлар көне

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.

Сер түгел: югары уку йортлары бер-берсе белән нык ярыша. БДИны югары балларга тапшырган абитуриентларны ничек тә үзләренә укырга керттерергә тели. Иң яхшы вузлар рейтингы төзелгәндә, беренче чиратта югары баллы студентлар исәпкә алына бит. Көн уздырып, акча туздырып йөргән студентка караганда, укыйм диеп, тырышучысына бер дә җиңел түгел. Заманасы үзгәргән саен, студентларга куелган таләпләр дә арта бит. Түләүле укуның бәясе чеметә, бюджет урыннары елдан-ел кими (анда эләгү өчен дә зур конкурс аша узарга кирәк). Инде үзем студент булган елларда ук, яраткан Альма-Матер – Казан федераль университетында студентлар белемнең 70 поцентын үзлегеннән алырга, өйрәнергә тиеш иде. Моңа эзләнүләр, библиотекада утырулар – барысы да керә. Туплаган белемеңне универга барып, преподларга күрсәтергә тиеш идең. Нәкъ тә 17-25 яшьләрдә генә кешенең баш мие әллә никадәр күп мәгълүматны яхшы үзләштерә алырга сәләтле икән. Шуның өчен, вакытны, мөмкин кадәр, әрәм итмичә, баш миләрен “тренировать” итү зарур. Шулай да, студент елларын файдалы һәм дә онытылмас итеп уздырырга кирәк.

Илебездә иң яхшы – һәрьяктан булган, үрнәк студенты билгеләү дә матур гадәткә керде. Җәмгыять тормышында да студентларның роле зур бит. Татарстанда “Ел студенты” XIV Республика премиясенә быел карендәшебез, Питрәч районының Көлкәмәр авылы кызы, Казан федераль университетындагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенткасы Лариса Долгова көрәшә. Лариса Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы үткәргән күп кенә яшьләр чараларында, этномәдәни проектларда да даими катнаша.

 

Ларисаның керәшен фольклор мирасы, этноконфессиональ үзенчәлекләре белән кызыксынуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа күрә, университетта уку кысаларында да, аның бөтен фәнни эшчәнлеге керәшеннәрне өйрәнүгә багышланган. Ул керәшеннәр тарихының, мәдәниятенең төрле якларына: баш киемнәре, милли кием-салым әйберләре, туй йолалары, хәзерге традицияләренә игътибар итеп, яшь буынны тәрбияләү ысулы буларак, фәнни һәм тикшеренү эшләре әзерләде.

Аның курс эшләре дә керәшен темасы белән бәйле. Аларда ул керәшеннәрнең календарь бәйрәмнәрен, этнорелигиоз йолаларын, җырларын, бәетләрен өйрәнгән. Питрау, Май чабу, Олы көн кебек милли бәйрәмнәрне һәм йолаларны да, мәкаль-табышмакларны да  якыннан тикшергән. Лариса 2016 елда узган керәшен яшьләре Слетында да фәнни эше белән чыгыш ясады. Агымдагы ел башында Уфа шәһәрендә узган “Ана теле” X Бөтенроссия педагогик осталык конкурсында җиңүче булды. “Ел студенты” конкурсында Лариса “Ел интеллекты” номинациясендә көч сынаша. Уңышлар телибез үзенә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев