Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Долгова “Ел студенты” конкурсында җиңү яулады

Яңа ел бәйрәменә 10 көн кала Казан федераль университетында “Ел студенты” конкурсына нәтиҗәләр ясау матур бер традициягә әверелде

Әлеге конкурста керәшен яшьләре дә сынатмады. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 5 нче курсында белем алучы Лариса Долгова, “Ел интеллекты” номинациясендә, лауреат исеменә лаек булды. “Ел студенты” премиясе өчен барган көрәшнең үзенчәлекләре, авыр һәм истә калган мизгелләре белән танышыр өчен, Лариса Долгова белән әңгәмә кордык.

– Әлеге конкурска озак әзерләндеңме? Ярыш этаплары ничек үтте?

– “Ел студенты 2018” конкурсында беренче тапкыр үземне сынап карадым. Үземдә зур җаваплылыкны тойгач, һәр этапка да ныклап әзерләнергә тырыштым. Конкурсның төп сайлап алу критерийлары – яхшы уку, фәнни хезмәтләрнең институт, университет, Татарстан Республикасы өчен әһәмияте, төрле дәрәҗәдәге конференция, түгәрәк өстәлләрдә катнашу һәм шулай ук фәнни басмалар. Әлеге күрсәткечләргә кыска гына вакытта ирешеп булмый. Бу минем Казан федераль университетында уку дәверендә ирешкән җиңүләрем. Конкурс өч этапта үтте. Беренче турда портфолио бәяләделәр, шуның нигезендә киләсе турга конкурсантларны сайлап алдылар. Икенче сайлап алу турында без конкурс рәисләре алдында өч минутлык чыгыш әзерләдек. Бу иң авыр сынау иде. Өч минут аралыгында барлык нәтиҗәләрне күрсәтеп, санап та бетереп булмый. Соңгы тур – финал, ул Университетыбызның Император залында тантаналы рәвештә үтте.

– Конкурста җиңермен дип уйладыңмы?

– Бәйгеләрдә мин бервакытта да җиңү өчен катнашмыйм. Конкурста катнашучы – ул инде җиңүче, үз көченә ышанган һәм үзен күрсәтергә курыкмаган кеше. Минем өчен конкурс, беренче чиратта, тәҗрибә туплау, башка катнашучылар белән фикер алышу, яңа проектларга этәргеч.

– Фәнни эшчәнлегеңне нинди юнәлештә алып барасың?

– Мәкаләләрем керәшен традицияләренә, йолаларына, кием элементларына багышланган. Минем төп максатым – иҗтимагый көнкүрештә яңа буынны халык фольклоры, уеннары, халыкның яшәеше белән таныштырып үстерү. Әлеге юнәлештә язылган фәнни мәкаләләрем белән университет, Республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәләрендә үткәрелгән конференцияләрдә чыгыш ясыйм.

– Алга таба планнарың нинди? Нинди үрләрне яуларга җыенасың?

– “Ел студенты” премиясе – студент тормышымда нокта дип уйлыйм. Хәзер ныклап дәүләт имтиханнарына әзерләнергә һәм чыгарылыш квалификациясен тәмамларга кирәк. Фәнни эшчәнлегемне моның белән генә чикләмим, яңа елдан соң укучыларымның беренче фәнни конференциясе көтелә.

– Җавапларың өчен рәхмәт, Лариса! Уңышлар сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ларисаны тагын бер җиңүе белән чын күңелдән котлыйм. Алга таба тагын да зур үрләр яуларга насыйп булсын. Ул мәктәптә укыганда да татар теле һәм әдәбият фәннәреннән олимпиадаларга ныклап әзерләнә, районда һәрвакыт җиңә, республикакүләм уңышлар яулый иде. Укыткан укучыларыңңның уңышларын күрү ничек шатландырмасын, ди?! Бу бит авылдашлары, шушындый укучылар тәрбияләп үстергән мәктәбебез, районыбыз өчен дә горурлык! Афәрин! Уңышлар сиңа, Лариса!