Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзләрен дә чәчәк атты "Бәрмәнчек"

27 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Филармония концертлар залында "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле үзенең чираттагы концерт сезонын ачты. Концертның беренче өлеше елдагыча Питрәч ягы керәшен җырулары белән башланып китте. Аннан Менделеев, Кайбыч блоклары тәкъдим ителде. Нагайбак керәшеннәренә багышланган өлеш быел яңартылган, озайтылган иде. Казакларның бию дәрте залдагыларга да күчте, ташамачы артистларны...

 

27 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Филармония концертлар залында "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле үзенең чираттагы концерт сезонын ачты.

Концертның беренче өлеше елдагыча Питрәч ягы керәшен җырулары белән башланып китте. Аннан Менделеев, Кайбыч блоклары тәкъдим ителде. Нагайбак керәшеннәренә багышланган өлеш быел яңартылган, озайтылган иде. Казакларның бию дәрте залдагыларга да күчте, ташамачы артистларны алкышларга күмде. Концерт номерлары башыннан ахырына кадәр көчле кул чабулар белән барды.

Бу елның иң зур яңалыгы, әлбәттә, "Бәрмәнчек" концертының "Торама" мордва дәүләт фольклор ансамбле белә берлектә оештырылган булуы иде. Беренче бүлектә керәшен җырулары башкарылса, икенче бүлектә мордва халкының этник җырлары яңгырады.

Концерт залы башта ук тулып бетмәгән иде. Бу, әлбәттә, белдерүләр, реклама җитәрлек булмау белән аңлатыладыр. Танышларым да, "Бәрмәнчек" концертына барасызмы?" дигән соравыма: "Буламыни? Атна башындамы? Әле иртәрәк түгелме соң? Декабрь айларында гына була торган иде түгелме? Реклама да күрмәдек", - дип, сорау белән җавап бирделәр.

Концертның башка еллар дагыдан алдарак булуы да, дүшәмбе көненә туры килүе дә, рекламаның җитәрлек булмавы да үз эшен эшләгән. Икенче бүлектә зал тагы да бушады. Артистларга бу ничек тәэсир иткәндер, минем үземнең күңелем бик төште. Безнеке болай, сезнеке мондый гына икән, дигән сыман килеп чыкты. Артистлар җырлап торганда шабыр-шобыр торып чыгып китү әдәпсезлек билгеседер. Залда чакырылган кунакларга, аларның милли культурасына хөрмәт белән караган халык калгандыр, дип уйларга кирәк. Әлбәттә тамашачы "Торама"ларга да гөрләтеп кул чапты. Сүзләрен аңламасак та, көйнең бит аның милләте юк. Җырлары халыкчан, үзгә иде. Бигрәк тә милли уен кораллары, аларның специфик яңгырашы күңелне җәлеп итте. Чит илләрдән кайтып кермәгән бу атаклы коллективка, юк вакытларын бар итеп, безгә килгәннәре өчен бик зур рәхмәт.

Быелгы концертның нинди тәэсирләр тудырганын белү өчен тамашачыларга мөрәҗәгать иттек. Танылган композитор, музыкант Марс Макаров:

- "Бәрмәнчек"нең оркестрысокландырды. Ничә генә инструмент белән симфоник оркестрны алыштырырлык итеп уйныйлар бит! Солистка Эльвира Камалованың җырлавына шаккаттым. Шулкадәр интонация чисталыгы!

"Бәрмәнчек" башка җырлы ансамбльләрдән нык аерыла. Керәшеннәргә хас бөтен нечкәлекләр кулланыла. Профессионаллар. Программа уңышлы төзелгән, биюләр яхшы куелган. Режиссерга, җитәкчеләргә, килгән кунакларның барысына да бик зур рәхмәт.

Татарстан РеспубликасыХалыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов:

- Казанда өч кенә ел яшим, шулай да "Бәрмәнчек"нең бер генә концертын да калдырганым юк, мин аларның "болельщигы". Үсешләрен, яңалыкларын күрәм, уңышлары өчен сөенәм. Алар халык материалы белән эшлиләр. Эстрада белән мавыккан бүтән коллективлар янәшәсендә халыкчанлыклары белән аерылалар да. Халыктан җыелган материалны кире халыкка кайтаралар, шуңа күрә халык күңеленә якын. Бүгенге көндә республика сәхнәсен нык баета торган күңелле, тере, кызыклы коллектив ул "Бәрмәнчек".

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев:

- Яхшы, бик яхшы! Зур канәгатьләнү хисе белән кайтып китәм. Борынгы материал дигәч тә, борынгылыкка гына ябышып ятып булмый бит. Чор үзгәрә. Менә шушы борынгылыкны яшьләр, образга кереп, матур итеп, бүгенге көн төсмерләре белән күрсәтеп бирә алдылар. Керәшен рухын чагылдырып күрсәтүгә ирештеләр. Алга таба да шулай эшләсеннәр, керәшенлектән чыкмасыннар иде. Быелгы сезонның яңалыгы - нагайбаклар блогы. Алар бөтенләй башка, һәм бу бик яхшы күренде. Сәхнә фоны бизәге итеп "Тихий Дон" фильмыннан сюжетлар алганнар. Ул искиткеч, хәтта тетрәндергеч, дияр идем. Мондый ук эффект көтмәгән идем. Казакларны озату, каршылау, җиңү эпизодлары - барысы да сюжет, сәхнә бизәлеше белән тәңгәл килеп тора.

Татарстанның халык артисты Николай Дунаев:

- Елдан-ел көчәяләр, үсәләр. Үз фикерләре, үз юллары барлыгын күрсәттеләр. Нагайбаклар фольклорын театральләштергәннәр. Бу шактый уңышлы килеп чыкты, концертның гомуми канвасына керде, стиль, жанр ягыннан тәңгәл килеп, образ ягыннан тулы күренде.

Мордовия Республикасыннан кунаклар булуы да ямь өстенә ямь өстәде. Иҗади география офыкларын киңәйтү дә алдагы көн өчен бик кирәкле әйбер. Бер сүз белән әйткәндә, "Бәрмәнчекләр" "на коне". Гөрләтеп эшләрлек потенциаллары, һәм, иң мөһиме - моның өчен теләкләре дә бар.

Кунакларыбыз, "Торама" фольклор ансамбле җитәкчесе Андрей Николаевның да үз фикерләре белән уртаклашуын сорамый кала алмадык.

- Казан ул безнең яраткан шәһәрләребезнең берсе. Сезнең белән ("Бәрмәнчек"ләрне күздә тотты) өченче тапкыр очрашсак та, Казанда моңарчы сольный концерт биргәнебез юк иде. Тамашачы бик җылы кабул итте кебек. Без сезне яраттык. Үзенчәлекле, башкаларга охшамаган, бай, матур керәшен фольклорын күрдек. Бездә дә "Бәрмәнчек" кебек зур коллектив бар. Тик ул милли түгел, үзебезнекен дә, башка халык җырларын да башкара. Күп тавышка нигезләнгән фольклор сездә дә, бездә дә борынгыдан сакланган һәм киләчәктә дә сакланыр, үсәр, дип ышанам. Кешеләрнең зәвыклары үзгәрә, чын халыкчан сәнгатьнең киләчәге булырга тиеш. Биредә күргәнне башка җирдә күреп тә булмый. Хәзер инде мондый репертуарны иҗат итүче дә юк һәм бу мөмкин дә түгел. Шуңа да, аның кадерен белергә кирәк. Бергә эшләвебезнең дә киләчәге булыр, дип ышанабыз. Кеше гомере бик кыска, дус булып, бергә иҗат итеп яшик.

"Бәрмәнчек" яңа программасы белән 15 ноябрьдә Санкт-Петербургта, 25 ноябрьдә Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Тулы заллар, зур алкышлар телик үзләренә.

Евдокия ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев