Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге уйланулар - Нина Вараксина шигырьләре

Моңсу көзге көннәрне нурландырып, уңган-булган керәшен кызы Нина Вараксинаның иҗат җимешләрен укыгыз.

Юмарт көзем
Көзләр җитә, диеп, моңсуланма,
Көзләрдә бит үзгә матурлык.
Күрәсеңме, алтын шәл ябынган
Һәрбер агач - нинди хозурлык!
Шаян җилләр өзеп яфракларны
Келәм итеп түши юлларга.
Ә кәефсез булган чакларында
Илтеп ташлый салкын суларга.
Иртәләрен томан-пәрдә каплый
Ап-ак итеп офык читләрен.
Кояш нуры аны җыеп ала
Сөеп-назлап яр, тау битләрен.
Байлык, муллык бөркеп табигатькә
Алтын көзем аяк басканда,
Бераз гына моңсурак та була
Басу, кырлар бушап калганда.
Көзләр җитә, диеп, моңсуланма,
Көзләрдә бит үзгә матурлык.
Тирә-якка алтын нурын сипкән
Юмарт көзем - нинди хозурлык!
Алтын көз
Һәр тарафым - тоташ сары төстә,
Юлга сары келәм җәелгән.
Көяз агачлар да бүген гүя
Алтын нурлар белән бизәлгән.
Әкрен генә атлыйм сукмаклардан,
Җанга таныш моңнар агыла.
Гүзәллек, ямь өстәп табигатькә
Көзләр килгән туган ягыма.
Бакчаларда татлы җиләк-җимеш -
Кешеләргә шатлык өләшә.
Бөтерелеп очкан сары яфрак
Шаян җилләр белән серләшә.
Саубуллашу җырын көйли-көйли
Күкне иңләп оча торналар.
Аерылып туган якларыннан
Җылы якларга юл тоталар.
Көз - тылсымчы, сихри нуры белән
Алтын төскә күмгән дөньяны.
Юмарт та ул, уңган, хәйләкәр дә,
Ел фасылының иң уңганы.
Уйланулар
Бер карасам, сызылып кына ал таң ата,
Бер карасам, моңсуланып кояш бата.
Әле генә җирдә көләч, шат җәй иде,
Инде табигатькә көзге сагыш иңде.
Гомер дигән катлаулы, серле йомгакның
Нечкә җебе әкрен генә сүтелә бара.
Үткәннәрдән бары истәлекләр кала,
Ашына-ашыга бу гомерләр кая ага?..
Йөрәк җимеше
Нинди сихри, әкияти кич бу? -
Күңелләргә илһам нуры сала,
Онытылмас, сүнмәс бер җыр булып
Ак кәгазьгә шигъри юллар тама,
Күңелемне һәрчак алгысыткан
Хыял чаба чынбарлыкка таба!
Нинди сихри, әкияти кич бу? -
Каләмемнән якты уйлар ага,
Ул юлларда минем тулып пешкән
Йөрәк җимешләрем урын таба,
Ак кәгазьдә шигъри моңнар булып
Сихри кичнең хәтирәсе кала!
Күңел кошым
Күзләремнең нуры - синең өчен,
Һәрбер көнең аяз булсын өчен,
Җырлар язам нурлы иртәдә.
Күңел кошым, мәңге янда калчы!
Күзләремдә йолдыз булып балкы,
Назың белән җанны иркәлә.
Яшәвемнең яме синең белән.
Тормышыма сине алып килгән
Көннәремә рәхмәт укыймын.
Икәү учак яккан урыннарны,
Елга буен, яшел болыннарны
Хыялымда кат-кат урыймын.
Һәр сулышым "син" дип җан атканга.
Күз нурымны - сине яратканга
Җырлар язам нурлы иртәдә.
Күңел кошым, мәңге янда калчы!
Күзләремдә йолдыз булып балкы,
Назың белән җанны иркәлә.
Балачак хәтирәсе
Бала чагым төшләремә керә
Хәтирәләр белән бәйләнеп.
Менә бүген дә уйларым белән
Сабый чакка кайттым әйләнеп.
Күңелемә якын таныш сукмак.
Бу сукмактан күпме юл үттем.
Болыннардан ал чәчәкләр өздем,
Чирәменә ятып ял иттем.
Бормаланып аккан гүзәл Мишә,
Яр буйлары - куе камышлык.
Көннәр буе бер дә тынып тормый
Моңлы сандугачлар тавышы.
Шушы җирдә күпме су коендым,
Яшел чирәмендә кызындым.
Шул мизгелләр бүген күңелемдә
Сагыну-сагыш булып сызылды...
Төштә, хыялда гына булса да
Кайтам шулай бала чагыма.
Чөнки анда сабый вакытымның
Татлы мизгелләре чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

1

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев