Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышкы каникулны озайтачаклармы?

ңа атнаны нинди күрсәткечләр белән башладык? Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Рос­потребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде

Татарстанда

– Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы расланды. 23 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9773 очрак теркәлгән. Тәүлек эчендә 63 кеше савыкты, – дип статистика белән таныштырды Любовь Авдонина. – Уку елы башыннан республикада 41 мәктәп укучысында, 42 студентта һәм 89 укытучыда коронавирус табылды.

Һаман да шул бәйрәм бәласе. Шушы арада мәгълүмат чараларында бер хәбәр таралды. Янәсе, 10 декабрьдән соң Россиянең кайбер төбәкләренә керү тыелачак, чикләр ябылачак.

– Бездәге вазгыять гадәти түгел, тик тотрыклы. Авырулар зур темпта үсми, бу этапта ниндидер өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый, – дип аңлатты Любовь Авдонина. – Элеккечә ниндидер кыскартылган, чик­ле форматта эшләүне дәвам итәбез, традицион Президент чыршысына әзерләнәбез. Алга таба да, барлык кисәтүләрне, саклану чараларын үтәгәндә, бернинди чараларны да тыймыйча, Яңа елга кадәр шушылай эшләрбез дип өметләнәм.

Сүз уңаеннан, республикада мәктәп балалары өчен кышкы каникулны да озайтмаячаклар. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

– Каникулны озайту турында сөйләшүләр дә алып барылмый. Без кышкы каникулдан соң язгысына күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки укучылар да, укытучылар да арыган була, – дип шәрехләде министр.

Эшләүчегә дә, студентка да «дистант»ка өметләнәсе түгел. Любовь Авдонина әйтүенчә, Татарстанда ОРВИ һәм коронавирус белән авыруның шаукымы күзәтелми. Шуңа да читтән торып эшләүгә күчү турында карарны оешма, предприятиенең җитәкчесе үзе хәл итә.

Казанда җәмәгать транспортында тикшерүләр дәвам итә. Ноябрь башыннан автобус, метро, трамвай һәм троллейбусларда барлыгы 12 меңнән артык битлексез пассажир тотылган. 11 мең 921 кеше урында ук битлеген кигән, 163 кеше җәмәгать транспортыннан чыгарга мәҗбүр булган. Чагыштыру өчен: өч атна элек шәһәр транспортында битлексез 14 мең 51 кеше ачыкланган иде.

Россиядә һәм дөньяда

25 меңнән артык. Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны тәүге тапкыр 25173 булды. Чир йоктыручыларның 5917сендә (23,5 процент) авыруның клиник билгеләре күзәтелми икән.

Чир йоктыручылар буенча беренче урында АКШ (12 246 909 кеше) тора. Икенче урында – Һиндстан (9 139 865), өченче булып Бразилия бара (6 071 401). Россия – бишенче урында (2 миллионнан артык авыручы).

Коронавирусның өченче дулкыны Европага киләсе ел башында килергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) махсус вәкиле Давид Набарро белдерде. Аның фикеренчә, Европа илләре җәйне «йоклады», беренче дулкыннан соң иркенәеп калды. Тест үткәрү, изоляциядән тыш, бу илләргә авыруга каршы көрәшүнең тулысынча яңа системасын төзергә өйрәнергә кирәк. Набарро Азия илләрен үрнәк итеп куйды. «Алар барлык кагыйдәләрне төгәл үти, ул кагыйдәләр вирус­ка яшәргә комачаулый. Алар битлек кия, тиешле араны саклый, гигиена таләп­ләренә җитди карый, өслекләрне эшкәртә», – дип сөйләде белгеч.

Безнеке арзанрак. «Спутник V» вакцинасы чит илдә җитештерелгән вакциналарга караганда арзанрак булачак. Бу хакта аны җитештерүчеләр «Twitter»да хәбәр итте. Тик әлегә бәясен сер итеп саклыйлар. Бу атнада билгеле булыр дип өметләндерәләр.

Бөекбританиядә «ковид паспортлары» гамәлгә кермәгәе. Хөкүмәт шул хакта фикер алыша. Бу паспортларда вакциналаштыру һәм антитәнчекләр турында мәгълүмат язылыр дип күздә тотыла. Мондый кенәгәләре булганнар, вакцинадан баш тартучыларга караганда ил буйлап иркенрәк хәрәкәт итәчәк дип вәгъдә итәләр.

Бушлай булачак. Төркия сәламәтлек сак­лау министры Фәхретдин Коҗа әйтүенчә, хакимият ил халкына коронавирустан бушлай вакцина ясатырга исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев