Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыш бабайдан бүләккә гармун көтәм

Редакциябезгә төрле эчтәлектәге хатлар килә. Яңа ел алдыннан гына килгәне - Чистайдан. Яңа елда төрле могҗизалар булган кебек, Николай дәдәйнең соравы да, бәлки, күкләргә барып ишетелер.

Кадерле редакция! Миңа 63 яшь, Чистайда яшим. Шуның 55 елы хромка, тальян гармуннарында уйнап йөрелде. Үзлегемнән өйрәндем. Бәйрәмнәрдә, төрле-төрле конкурсларда катнашам. Гармуным бик яхшы түгел, искерде инде. Яңасын аласы килә, акча җиткереп булмый. Күптән түгел Казанда булдым. "Бәрмәнчек" керәшен ансамбле җитәкчесе Артур Поляков янына кердем. Аларның яңа гармуннары белән уйнап карадым - үзәкне өзде. Мәскәүдә заказ белән ясатканнар икән, 60 мең тора, ди.
Шундый гармунда уйнап йөрисем бик килә. Сез бит күп артистлар белән аралашасыз, газета укучылар арасында байлар да юк түгелдер. Бәлки, хатымны бастырып чыгарсагыз, миңа ярдәм итәрдәй кеше табылыр иде.
Николай Захарович КОНОНОВ
Тел. 8-917-239-49-03

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев