Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кыр батыры“ тәкәсен быел Елизар алды

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр үзләренең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтте. Алар - игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, гомумән, хезмәтләрен агропромышленность белән бәйләүчеләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе соңгы елларда нинди генә үзгәрешләр, тетрәнүләр, сынаулар кичермәде. Хезмәтеңнең нәтиҗәсе синең үзеңнән генә тормый торган иң тотрыксыз өлкәдер ул. Елы ничек килә тагын - корымы, яңгырлымы, көзе ничек килә - игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек буламы-юкмы, соляркасы ни бәядән сатыла - бөтен уңышың бәясен "ашап бетерерлек" түгелме һәм башкалар, һәм башкалар. "Кем рисковать итми, шул шампанское эчми," - дигән әйтем бар халыкта. Менә шундый - рискка баручы, авылыннан аерылып китүне хыянәткә тиң күргән патриотлар гына үз язмышларын агропромышленность белгечлеге белән бәйли торгандыр. Хәер, бу өлкәдә эшләүчеләрнең күпчелеге "озын берлек" эзләп чыгып киткән авылдашларына кызгану хисе белән карый. "Картлык көннәрендә барыбер өй нигезләренә кайтып егылалар бит, нигә чыгып китәргә иде инде", - дип, "зимагур тормышы" кичерүчеләрне кызгана. Түбәндәге язмабыз геройлары - Зәй районы Урта Баграж авылында яшәүче ирле-хатынлы Мария белән Елизар Кузьминнар да шулай уйлый.

Авыл мәктәбен бетерү белән, колхоз фермасында эшли башлаган кешеләр алар. "Мин сигезне бетергәч үк, фермага мендем. Гомумән, бәләкәйдән үк терлекләр арасында буталам. Кайвакыт, малларыңның күзенә карыйсың да: "Боларда кеше акыллары бар, юкка гына без аларны акылсызга саныйбыз," - дип куясың", - ди гаилә башлыгы Елизар Александрович. Шуңа күрә үзе эшли торган "Восток" хуҗалыгының "Үрнәк" бүлекчәсендәге ферма терлекләренә дә, үз хуҗалыгындагы дистәләгән санда исәпләнә торган малларына да яшәү өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырыша ул. Мулдан яшәргә өйрәнгән Кузьминнар. Терлек саны да күп, мал-туар өчен каралтылары да хан сарайлары шикелле, яши торган өйләре дә - икәү - икесе дә болын кебек. "Балаларыгызны очыртып, икәү генә калгансыз, нигә кирәк булды инде тагын бер яңа өй җиткерү?" - дигән соравыбызга, өч баланың кайсысы булса да кайтыр, оныкларыбыз булса да кайтып төпләнер, без моңа өметләнәбез," - ди Мария белән Елизар.

Беренче хезмәт елларын сагынып сөйлиләр алар. Колхозларның гөрләп эшләгән чаклары. Авылда тормыш шаулап тора. Ферма тирәләрендә яшьләр күп. Шунда күрешәләр, шунда гашыйк булышалар, шунда яңа гаиләләр төзелә. Елизар белән Мария үзләре дә шулай кавышкан парлар.

Колхоз тарала башлагач, аларның яшьтәшләре барысы да шәһәргә чыгып китә. Чыгып та китмәслек түгел шул - бер ялсыз эшлисең дә эшлисең, ә хезмәт хакы алу юк. Бөтенләй бушка эшлиләр. "Хәзер шаккатып утырам, ул балаларны ничек аякка бастырдык, ничек укыттык икән, колхоз бит бер тиен дә түләмәде, ә бездә - өч бала!" - дип, ул чор турында сөйләп китә Мария.

Хәзер дә әллә ни сөенерлеге юк аның: яратып башкарган эшен - сыер савучы була ул - инде күптән таратканнар. Авыл клубында ярты ставкага идән юуучы булып эшли. Ни акчасы, ни рәхәте, дигәндәй. Тик үзе әле шуңа да риза булып утыра: нишләсен инде, авылда башка эш булмагач. Берничә ел элек, күрше авыл фермасына вахта йөрткән булган, хәзер анда да савым сыерларны бетергәннәр, ди...

Аның каравы, Елизарның эшләре гөрли. Тәртипле механизаторлар кайда да кирәк - кышын фермада терлекләр караса, язын-көзен басулардан кайтып керми ул. Быелгы "Кыр батыры - 2016" ярышында Зәй районы буенча беренчелекне алган. Зәй сабантуе батыры янәшәсендә "Кыр батыры" дигән исем белән иң симез тәкәгә ия булу - чын егетлек инде ул. Менә шулай, зур уңышлар яулый-яулый, бер-берләрен санлап, матур яши Мария белән Елизар Кузьминнар семьясы. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профессиональ бәйрәме уңаеннан, бөтен хезмәткәрләрне, ә Кузьминнар семьясын аерым, әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкарганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев