Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куык чишмәсе

Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында чишмә яңартылды. Чиркәү салганда "отходка" чыккан бүрәнә башларын, түбә япканда киселгән калай почмак ларын изге эшкә - чишмәне төзекләндерүгә тоттылар Керәшен Казысында. Төзелеш эшенә күз-колак булып торучы "халык прорабы" Анатолий Харитонов җитәкчелегендә, бура бурап, чишмәгә яңа юл ачтылар. Куык чишмәсенең үз тарихы бар. Кайчандыр...

Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында чишмә яңартылды.
Чиркәү салганда "отходка" чыккан бүрәнә башларын, түбә япканда киселгән калай почмак ларын изге эшкә - чишмәне төзекләндерүгә тоттылар Керәшен Казысында. Төзелеш эшенә күз-колак булып торучы "халык прорабы" Анатолий Харитонов җитәкчелегендә, бура бурап, чишмәгә яңа юл ачтылар.
Куык чишмәсенең үз тарихы бар. Кайчандыр биредә умартачылык булып, чишмәне "Куык" кушаматлы умартачылар нәселе карап тоткан. Үзләре күптән юк инде, ә исемнәре истәлек булып чишмәгә берегеп калган.
Авыл, гомумән, чишмәләргә бай. Һәр кешенең өендә су булса да, чәйне Бәчүкә, Симкә чишмәләреннән эчәләр. Ә менә кайчандыр бөтен тирә-як авылларны су белән туендырып торган Олы чишмә инде корып килә, диярлек. Авылдан читтә, тау буенда, тагын уннан артык чишмә тибә, диләр авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев