Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кумышкага карышы

Ӱгет

Инде сугыш тукталды диб,

Сӧйӧнӧшӧб торойок.

Ӱзаралый тыныч тороб,

Жакшы киҥяш коройок.


Киҥяшебез ныгайыр, дим,

Кряшен бергя жыйылса,

Кряшеннярнен ӓрбере дя

Ӓшякедян тыйылса.


Ӓшякелек кӱбесенчя

Исреклектян буладыр;

Исрек кеше кюҥеленя

Начар уйлар туладыр.


Эй туганнар, эй иптяшляр!

Кумышка пешермягез,

Шул кагярле эчемнекне,

Ич берегез эчмягез.


Шул нястяне ташласак без,

Сӧйӧнӧрбез ӱзебез;

Ӓгяр шуннан тыйылалсак,

Ачылыр кюзляребез.


Кюзляребез ачылыб,

Жаҥа тормош башларбыз;

Элекеге нужалыкны

Ӓркайсыбыз ташларбыз.


Багыт инде кряшенняргя,

Жаҥа тормош башларга;

Кряшенняргя ӱтенямен,

Кумышканы ташларга.


Байыгыз да, жарлыгыз да,

Кумышканы пешеря;

Катыныгыз, кызыгыз да,

Балагыз да исеря.


Кумышка эчеб, исереб,

Жӧрмя, кряшен, тилереб;

Аҥ булыгыз суҥгы кӧннӧ

Тормас ӧчӧн тилмереб.

Фото: Marpeople.com

 


К.Степанов,  Сярдябаш ауылы, учитель. “Кызыл ӓлям” газетасы, 1920 жыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев