Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кулыннан гөлләр тама

Тормышның бар әчесен-төчесен татып, гомер буена тирән акыл һәм зур тәҗрибә туплаган әби-бабайларым инде исән түгелләр... Еллар узган саен, аларның зирәклеге, җылы йөрәкләре күңелемдә сагыну хисе буларак яңара... Хәзер әби-бабай урынына гомер көзләренә кереп баручы балалары - безнең түти-дәдәйләр калды.

Нәкъ тә менә алар акыллы киңәшләре, җылы сүзләре, ягымлы карашлары белән безгә көч һәм сабырлык биреп торалар. Бүген сүзем, инде лаеклы ялда булса да, кул кушырып утыруны белмәгән, барчабызны кайгыртып торучы, кадерле түтиебез - Елена Васильева турында.

Ишле Спиридоновлар гаиләсенең олы кызы ул. Алты бөртек баланың икенчесе булып дөньяга килә. Биш яшьләр чамасы вакытта Мамадыш районының Комазан башы авылыннан Дүсмәткә төшеп төпләнәләр. Өйдәге вак-төяк эш тә, үзеннән кечкенә дүрт туганын - Степан, Василий, Рима, Павелны карау да түти җилкәсенә төшә. Бала чакта бераз иркәләнәсе дә, туйганчы уйныйсы да килгәндер аның. "...Лена уйнарга чыкканда, дусларыннан калышмас өчен, кечкенә Степанны аркасына кочтырып йөртә иде. Җитәкләп кенә барыр иде кана, яңа тәпи киткән бала бик акрын, абынып кына йөри шул..." Бу - әби сөйләгән хатирәләрнең күңелгә уелып калганнарының берсе. Нәнәй-тәтәйләргә яңа өй җиткерешергә булышыйм, дип, унҗиде яшеннән колхозда сыер сауган ул. Түтигә ияреп кайткан ферма исен әби акча исе ул, дия торган булган. Колхозлар чәчәк аткан ул заманнарда сыер саву - ярыйсы гына керемле дә, үзенә бертөрле авторитетлы да эш булгандыр, күрәсең.

Егерме бер яшендә яңа гына армиядән кайткан Сеңерләр Альбертына кияүгә чыга. Ул вакытта шәһәр статусы да булмаган Мамадышка барып, ыгы-зыгыдан башы авыртып кайтучы түтине җизни үзе белән Түбән Камага кадәр үк алып китә. Кеше бар нәрсәгә дә ияләшә, диләр. Шулай әкренләп, зур шәһәр агымына иярәләр алар. Түти "Камэнергостройпром" предприятиесенә эшкә урнаша. Утыз дүрт елга якын заводта тимер эретеп ябыштыручы булып эшли. Әллә никадәр авырлыктагы арматуралардан бетон плитәләргә каркаслар, төрледән-төрле фигуралар ясый. Хатын-кызга килешеп бетмәгән бу эшне шулкадәр яратып, озак еллар башкаруы, түтинең көчле рухлы һәм алтын куллы булуыннандыр. Ирләр эшен курыкмый эшләве аңа карата булган соклануымны тагын да арттыра.

Нижнекамскины без балачакта, яратып "җизникамский" дип йөртә идек. Чөнки, һәр җәйдә "Заря" теплоходына утырып, Нократ, Кама буйлап, бу шәһәргә ял итәргә бара идек. Безне кунак итүчеләр, әлбәттә, түти белән җизни. Тиздән аларның гаилә корып яши башлауларына утыз тугыз ел була. Алар утны да, суны да бергә кичкән. Җизнине, Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләгәндә, 1996 елда ике тапкыр Чечняга командировкага җибәрделәр. Белә торып, газиз иреңне ике тапкыр сугышка озатырга, ике тапкыр көтеп алырга нинди йөрәкле булу кирәктер... Ансын үз башыннан кичкән кеше генә беләдер. Бер-берсенә карата әйтеп бетергесез зур ихтирамлы һәм игътибарлы парның, кызганыч, балалары булмады. Тормыш шулай корылгандыр инде ул, бәхет шары гел түгәрәк кенә булмыйдыр... Алар бар җылыларын, яратуларын безгә - племянникларына бирәләр. Түти безнең бүтән беркемдә дә булмаган фотокарточкаларны саклап, матурлап альбомнарга туплап бара. Барган саен шуларны карыйбыз, араларында уникаль булганнары да шактый.

Быел да җәй ахырында түтиләрдә кунакта булып кайттым. Лаеклы ялга чыккач, яңа шөгыль тапты ул үзенә. Көзләргә керүгә, барчабызга җылы башмаклар өләшә башлый. Аларны хәтта сайлап алабыз, кайсысы күңелгә ошый - бизәклесе, калыны, юкасы. Моңа өстәп, картиналар чигә, матур җепләрдән, җем-җем бисерлардан чәчәкләр ясый. Аларны үзе үргән декоратив кәрҗиннәргә урнаштыра.

"Ясау ысулларын дус хатыннар белән кич утырганда Интернеттан карыйбыз, бер-беребезгә өйрәтәбез. Безнең кебек яшь пенсионерларга менә дигән шөгыль - вакыт файдалы уза", - ди түти. Күргәзмәгә куярлык эшләнмәләренең чуты юк. Бәйрәмнәрдә безгә дә бүләк итә. Боларны ник сатмыйсың, дип сорасаң, "алар барысы да берәр генә бит, үзебезгә калмый", - ди ул, елмаеп.

Кеше күңеленең матурлыгы башкарган эшендә чагыла. Һәрьяклап соклану уяткан түтиебезгә бу язмам белән рәхмәт әйтүем. Аңа сәламәтлекнең иң ныгын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев