Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Культура“ каналы керәшеннәр турында тапшыру әзерли

"Россия К" (Культура) каналы журналистлары менә өченче көннәрен инде Мамадыш районы керәшеннәре белән эшлиләр.

Алар берьюлы "ике куян койрыгын тотып" йөри: үз каналлары өчен керәшен фольклоры турында тапшыру һәм "ТАТМЕДИА" АҖе өчен халыклар дуслыгы турында фильм әзерли. Кичәге ял көнендә алар Кумырык әбиләре белән очрашып, аларның борынгы күлмәкләрен кигертеп, табигать кочагына алып чыгып җырлаттылар. Дүсмәтнең "Җиңәчәйләр" фольклор ансамбле белән дә очраштылар, Комазан башы әбиләре белән уртак тел таптылар. Дүсмәт авылында яшәүче Полина Иванованың гөлләргә күмелгән бакчасы, күренекле эшмәкәр Николай Павловның эшчәнлеге турында кадрлар да фильмга керде. Бүген аларны ипи-тоз, якты йөз, гармун һәм иң матур җырлар белән Колышчы керәшеннәре каршы алды.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев