Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кулларыннан гөл тама - фото

Һәрбер җирлектә үз һөнәре белән сокландырып яшәүче оста куллы кешеләр була. Андыйлар турында “Кулларыннан гөл тама”, диләр. Сүзем үз гомерләрен чигү эшенә багышлаган, Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында гомер итүче Агния Тараканова һәм Ираида Муклуковалар турында булачак.

Олы Тәрбиттә туган җирен җаны-тәне белән яратучы, аның киләчәге өчен җан атып, хезмәт белән көн уздыручы Таракановлар гаиләсе яши. Гаилә башлыгы Пётр авыл җирлеге Советы җитәкчесе. Гаиләнең авылда камыр ризыклар пешереп сата торган үз кибете эшләп килә.  Кызлары Марина Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасында укый, керәшеннәрнең җыр культурасы буенча белгеч булырга җыена. Кече уллары Александр мәктәптә белем ала. Ә гаиләнең иң өлкән кешесе, 81 яшен тутырган Агния әби – Кайбыч районына даны таралган оста чигүче.

Таракановлар йортына килеп керү белән, безне көләч йөзле Агния әби каршы алды. Өстендә – матур бизәкле керәшен күлмәге. Олы Тәрбит керәшеннәренең милли киемнәре аеруча матур эшләнелгән. Күлмәкләре элекке киндердән булса, алъяпкычлары, баш яулыклары чигүле аларның. Агния Тараканова яулыкларга, алъяпкычларга матур бизәкләр чигә. Казанда укучы оныгы Маринага да керәшен күлмәкләре гел кирәк. Оныгына костюмнарны әби әзерли. Моннан кала, чигүче мендәр тышларына, сөлге-тастымалларга, кулъяулыкларга, төрле япмаларга бизәкләр чигә.

Чигүченең һәрбер эше катлаулы, үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый.

Агния әби 11 балалы гаиләдә үскән. Сабый вакыты сугыш елларына туры килә. Шунлыктан, кыз бала кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, чигү эшенә дә үзе өйрәнә. Яшьлек елларында колхоз кырларында көч куя. “Кайда ярдәм кирәк булса, без шунда булдык. Барысын да эшләдек... Төннәрен басуда кунып, көлтә бәйли торган идек”, - дип искә алды ул.

Агния Тараканова Пётр исемле егеткә кияүгә чыга. Тик ире белән иңне-иңгә куеп озак яшәргә насыйп булмый:

- Алты бала үстереп ятабыз. Бер вакыт шулай Свияжскка китте ул. Шуннан кире кайтмады инде, поезд астында калып үлде... 38 яшемдә тол калдым. Ирем белән 15 ел гына торсам, кайнанам белән 44 ел яшәдек, - дип сөйләде Агния әби.

Фаҗига моның белән генә бетми әле. Таракановлар гаиләсе тагын бер югалту кичерә – Агния әбинең бер ир баласы, 28 яшенә җитеп, һәлак була.

15 ел элек чигүченең  күзләре бөтенләй күрүдән туктый. “Әнием картлыкка сукыраеп китте, шуның чире күчкәндер, дип уйладым. Бәхеткә, Яшел Үзәндә күзләремне дәваладылар, хәзер күзлексез энәгә җепне саплый алам”, - дип шатлана.

Агния әбигә табигать күп сәләтләр биргән. Беренчесе чигү булса, икенче сәләт – ул җыр. 2018 елга кадәр Агния Тараканова авылның “Тәңкәләр” халык ансамбленә йөргән.

Икенче чигүче Ираида Муклукованы рәссам дип атарга була. Чөнки ул сөлге, бистәрләрдән бигрәк, эчтәлекле матур картиналар чигә. Муклуковларның йортына керсәгез, һичшиксез, үзегезне картина галереясына килеп эләккән кебек хис итәр идегез. Кул остасы йортының һәрбер стенасында агач рамнарга тартылган чигүле картиналар эленеп тора. Монда әкият персонажлары, партия җитәкчеләре (Ленин), әкияти кошлар, хайваннар, табигать тасвирланган.

Картиналарны рәссам «крестик» техникасы белән чигә. Тукыманы күрше Чувашиядәге Комсомол районыннан ала.

Тукымага яхшы рәсем төшерер алдыннан, һәр рәссам башта илһам эзли бит... Ираида Муклуковага да үз картиналарын чигәргә ниндидер тормышта булган бәхетле дә, моңсу да вакыйгалар этәргеч бирә. Беренчесендә матур хисләрен тукымада тасвирлап калырга ашыкса, икенче очракта чигү эше аңа авыр хисләрен басарга булыша. Ираида Муклукованың да тормышы сагышсыз түгел, 44 яшендә ире вафат була. Балалары Андрей, Татьяна һәм кечкенәдән гарип Альбинасы белән тол кала ул.

Бер картинаны эшләп чыгу өчен берничә ай вакыт кирәк булырга мөмкин. Иҗат кешесе өчен тәүлекнең вакыты юк бит ул. Кичләрен дә иҗатка бирелә чигүче. Авыл кешесенең хуҗалыгында да эше шактый була. Муклуковларның да абзар тулы маллары бар.

Матурлык күңелләрне күтәрә. Ә Агния Тараканова белән Ираида Муклукова кебек, әлеге матурлыкны тудыручы кешеләр күңелдә соклану уята.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев