Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада керәшеннәрме әллә керәшен татарлары яшиме?

12 сентябрь көнне Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясенең традицион күчмә утырышы узды

Пленар утырышны Халыклар Ассамблеясе Советы, Татарстан Республикасының дәүләт Советы җитәкчесе Фәрид Мөхәммәтшин алып барды.
Күчмә утырышка район башкарма комитетлары җитәкчеләренең урынбасарлары, Халыклар дуслыгы йортлары директорлары, Татарстан Халыклары Ассамблеясе филиаллары һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм яшь лидералар катнашты.
Чара кысаларында район кунаклары Кукмараның “Созвездие” балалар бакчасында, күппрофильле лицейның беренче номерлы гимназиясендә, Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Кукмара шәһәренең Чыңгыз Әйтматов исемендәге беренче номерлы гимназиясендә районда гасырлар буе дус-тату яшәп килгән керәшен, удмурт, татар, рус, мариларның милли проектларының презентацияләре булды. Керәшеннәрне Село Чура авылы “Карендәшләр” фольклор ансамбле тәкъдим итте. Алар, проект кысаларында, “Питрау” бәйрәме күренеше, кул эшләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр, файдалы үләннәр тупланган өстәл дә оештырылган иде. Тик менә килгән кунакларны керәшеннәр белән "керәшен татарлары" дип таныштырулары гына күңелдә юшкын калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев