Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көтеп алган бәхетем

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң күркәм бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Әлеге бәйрәм белән котлап газета укучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә Нина Вараксинаның шигырьләрен бүләк итәбез

Көтеп алган бәхетем

 

Син идеңме, моң сарган күңелгә

Якты язлар алып килүче.

Мәңге сүрелмәслек җырым булып

Йөрәгемә үтеп керүче.

Син идеңме, назлы җилләр булып

Иңнәремә кагылып үтүче.

Аяз көндә җылы кояш кебек

Йөзләремә нурлар сибүче.

Син идеңме, яр буенда талга

Былбыл булып кунып сайраучы.

Күңел кылларымны тибрәтүче,

Бәллүр йөрәгемне аңлаучы.

Караңгыда барыр юлларымны

Яктыртучы да бит син идең.

Якты хыял белән еллар аша

Көтеп алган бәхетем син минем.

 

Берәүгә

 

Серле күзләреңдә,

Шаян сүзләреңдә

Әйтелмәгән нинди сер ята.

Назлы синең караш,

Гүя якты кояш

Бар җиһанга нурлар тарата.

Серле күзләреңне,

Нурлы йөзләреңне

Күрми торсам әгәр аз гына,

Кыен була миңа,

Һәм син дустым шуңа

Булсаң иде һәрчак янымда.

“Кайтам, көт!” – дип әгәр

Синнән килсә хәбәр

Һәрбер көнем ямьгә күмелә.

Яшәү көчем булып,

Сүнмәс җырым булып

Яшә шулай минем күңелдә.

 

Килер ул көн

 

Ах орып син усал җилдәй

Бәргәләнмә:

“Аңла, күпме бөтереләм

Әйләнәңдә.

Йөрәгемдә минем күптән

Тоташ ялкын.

Син генә миңа карата

Һаман салкын”.

Хисләреңне әйтмәсәң дә

Сизәм, беләм.

Язлар да бит кышлардан соң

Гына килә.

Килер вакыт: күңелем арыныр

Боз һәм кардан.

Ә хисләрем беркөн тулып

Ташыр ярдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев