Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көтелмәгән бүләк

Маймыл елының санаулы көннәре калып бара. Кемдер өчен - бик уңышлы, ә кемгәдер борчу-хәсрәтле ел булгандыр ул. Нәрсә генә китерсә дә, риза булып, кабул итәргә туры килә. Язмышыңа язылганнан узып булмый, диләр.

Мамадыш районы Кляуш авылында яшәүче Иван Трофимов семьясы ишегенә дә язмыш җиле кагылмый узмады. Узган җәйдә аның бердәнбер якын кешесе - әтисе урынына да, әнисе урынына да калган әбисе - Евдокия Трофимова үлеп китте. Иң элек - әтисен- Әфган сугышы ветераны - Валентин Трофимовны, аннан соң - бабаларын соңгы юлга озатканнар иде инде. Менә чират әбисенә дә җитте. Язмыш Иванны әнә шулай аямады - якыннарын бер-бер артлы ала торды. Ярый әле кайгыларын күтәрешергә, авыр минутларда ярдәм кулын сузарга яраткан кешесе - Надеждасы янәшәсендә булды. Урын өстендәге әбисен дә карады, йорт эшләрендә дә булышты. Яшьләр, әбиләренең риза-бәхиллеген алып, бергә тормыш корып яши башладылар. Надежданың улы - Сережа да Иванны бик тиз үз итте. Бары да әйбәт, тик эш ягы гына начар иде Кляушта. Кайчандыр гөрләп эшләп торган мебель фабрикаларыннан янган трубалар гына тырпаеп калган. Колхозлар таралып беткән. Тузган хуҗалыкны күтәрәсе, көндәлек кирәк-ярак аласы, Сережаны мәктәпкә әзерлисе бар - һәммәсенә дә акча кирәк. Ярдәм сорарлык кешеләре дә юк.

Шундый көннәрнең берендә аларның тормышларын тамырдан үзгәртерлек бер звонок булды. Мамадыш районы Халыкны социаль яклау бүлегеннән шалтыратып, шатлыклы хәбәр җиткерделәр - аларга Мамадышның үзеннән бер бүлмәле квартир бирәләр. Бик тиз генә документлар җыярга кирәк, диделәр. Әтисен җирләгәндә, Иван 15 яшьлек булып калган иде. Ул чакта әбисе белән бабасы янәшәсендә ул ятимлекне тоймады. Опека бүлегендәге документлары буенча, менә хәзер аңа, ятим буларак, фатир тиешле икән.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз куллары белән квартира ачкычы тапшыргач та, беравык ышанмыйча торганнар алар. Күпмедер вакыт яшәгәннән соң гына, бу хәлнең төш түгел, өн икәненә төшендек, ди яшьләр.

Маймыл елы гороскобында, тели белеп теләгәннәргә Маймыл барын да бирә, дип язылган иде. Димәк, Трофимовлар нәрсә сорарга белеп сораганнар. Маймылның шундый җумарт бүләгенә ия булулары белән без аларны котлыйбыз. Маймыл елында төзелгән семьялар ныклы була, диләр. Аларның да гаилә фундаменты ныклы булсын. Яңа ел - Әтәч елы да көтелмәгән шатлыклар бүләк итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев