Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре” конкурсының беренче туры узды

24 июнь көнне Казан Халыклар Дуслыгы йортында "Кряшен чибәре - 2017" конкурсының сайлап алу һәм әзерлек туры узды.

Конкурста катнашырга Татарстанның Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан, шулай ук, Башкортстанның Бакалы районыннан барлыгы 10 кыз теләк белдерде.

Беренче турда кызлар керәшен фольклоры, биюләре, тарихына кагылышлы мастер-классларда үзләренең белемнәрен арттырдылар, көндәшләре белән якыннанрак таныштылар һәм дуслаштылар.

"Чәчәкле тур" дип исемләнгән интеллектуаль тур бирнемнәре турында конкурсанткаларга республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова сөйләде. Вокал һәм халык җырлары буенча мастер-классны "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең хормейстеры Эльвира Камалова алып барды. Керәшен биюләре буенча мастер-классны "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Радик Шәйхетдинов үткәрде. Шулай ук, кызларны сәхнәдә үзләрен матур итеп тоту серләренә дә өйрәттеләр. Соңыннан, үзләренең керәшен күлмәкләрен киертеп, "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова кызларның барысына да фотосессия ясады.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның йомгаклау туры 14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы "Питрау" керәшен культурасы фестивалендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев