Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” Алиса Исакова Казан шәһәрендә узган республика уңыш бәйрәмендә катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” залында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Тантанада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шул исәптән, “Ак Барс” Холдинг” компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре катнашты.

Чарада “Кряшен чибяре – 2018” Алиса Исакова, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгыларның берсе булган Мамадыш районын тәкъдим итте. Ул мәртәбәле кунаклар өстәленә яңа уңыштан пешерелгән икмәк чыгарды. Алисадан кала, тантанада төрле районнардан тагын 10 кыз катнашты. Кайбыч районнан “Кряшен чибяре” конкурсы финалисткасы Марина Тараканова да бар иде.

“Бүген без юлыбызда очраган киртәләргә, авырлыкларга, климат үзгәрешләренә карамастан, 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча да республика позициясе 1,8 млн тонна. 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит — болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Авыл ул – республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Без авылдагы хезмәтнең җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр. Алар – авыл тормышында, беренче планда кайнаучылар. Бүген бу кешеләрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтәбез”, - дип тантанада чыгыш ясады Президент.

Уңыш бәйрәме концерт белән тәмамланды, авыл хезмәтчәннәре өчен Совет һәм Россия эстрада җырчысы Лев Лещенко чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев