Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре-2017" исеменә Екатерина Максимова лаек булды

Кичә, 14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында унсигезенче тапкыр "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале гөрләде. Бәйрәмнең көтеп алган мизгеле - иң чибәр керәшен кызын билгеләү булды.

Бәйгедә барлыгы 10 кыз көч сынашты. Аларны көянтә белән су ташу, визит карточкасы һәм иҗади номер, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштырдылар. "Кряшен чибяре-2017" титулына Екатерина Максимова лаек дип табылды. Җиңүчегә кыйммәтле корона белән акчалата бүләкне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, "Ак Барс" Холдниг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров тапшырды.

Екатерина 2010 елда әлеге конкурста катнашып, икенче урын яулаган иде инде. Оешманың "Бәрәкәт" яшьләр бүлегендә активитска, "Айбагыр" лагеренда вожатый да. Бүгенге көндә ул "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамблендә администратор булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев