Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре – 2016" Татьяна Ефремова: "Бабамның хыялын тормышка ашырдым"

Татьяна Ефремова 2016 елда "Кряшен чибяре" титулын яулаган кыз.

"Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова:

- Тамырларым Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылына барып тоташа. Бабаем - Николай Степанов узган ел гүр иясе булды. Ул тирә-якка данлыклы җыручы иде. Бәхеткә, балалары аның җырлаганын видеога төшереп калдырганнар. Бабаемның хыялы бар иде: ул минем "Керәшен чибәре" конкурсында катнашуымны теләде. Бабамның хыялын тормышка ашырырга булдым. Видеоязмадан өйрәнеп, конкурста җырын башкардым. Әти-әнием, төрле шәһәрләрдә яшәүче туганнарым минем белән бергә сәхнә тотты. Халыкка "Каз турау" җоласын күрсәттек. Әби янына, Казаклар Чаллысына кайтып, репетиция ясадык. Якыннарымның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Бабаемның каберенә барып, аңа да рәхмәт хисләремне белдердем. Аның теләген үти алуыма шатмын. Җиңә калсам, яхшы тун алырмын, дигән уем бар иде. "Шулхәтле кирәкме соң әле миңа тун? Аллага шөкер, әти-әни ем исән-сау. Бөтен нәрсәм бар. Кемнәрдер, әти-әнисез, чит кулларда тәрбияләнә, аларга кирәгрәк", - дип уйлап, балалар йортына бирергә ниятләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев