Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Крутушка"да круто!!!

Кичә, 27 август көнне, Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан "Балтик" лагере территориясендә VIII Халыкара "Крутушка" этнофестивале гөрләде. Чара "Татарстанда 2014-2020 елларда милли политиканы тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында үтте.

Быелгы "Крутушка" да үзенең бай мәдәнияте, күңелле мәйданчыклары, бүтән беркайда да булмаган этник атмосферасы белән аерылып торды. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыелган иде.

Фестиваль кунаклары рус, керәшен, мари, удмурт, чуваш халыклары музыкаль мәдәнияте белән танышты. Төрледән-төрле мастер-класслар, кулдан эшләнгән халык иҗаты ярминкәсе, театраль-биюле чыгышлар - барысы да матур, тыныч һәм файдалы ял итү өчен оештырылган.

"Крутушка" фестивалендә керәшеннәрне Мамадыш районы Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле танытты. Алар ике сәхнәдә Дүсмәт авылының кунак каршылау, озату җырларын, "Урам көе"н һәм такмаклар белән уникаль "Ышкып бию"не башкардылар.

"Җиңгәчәйләр"нең чыгышлары гына түгел, чын керәшен күлмәкләре дә һәркемдә зур кызыксыну уятты - күпләр алар белән фотога төшеп калырга ашыкты. Дүсмәтлеләр арасында инде 81 яшьләрен тутырган Санкый түти белән Санка җиңги дә бар иде. Аларның "Крутушка"га беренче генә барулары түгел. "Тәннәребез картайса да, күңелебез һаман яшь. Мондый җирдә канатланып киткәндәй хис итәбез үзебезне", диләр алар, такмаклый-такмаклый.

"Җиңгәчәйләр" ансамбленә фестивальдә Диплом һәм Россия халыкларының тарихи-мәдәни байлыгын саклау өстендә зур эш башкарганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Гомер буе авылда яшәүче "Җиңгәчәйләр"нең, көн кичкә авышкач, телефоннары бер-бер артлы шалтырый башлады. "Крутушка"да кадерле кунак булган җиңгәчәләрнең авылда калган семьялары "бәрәңге алабыз, абзар тулы мал карыйсы, сыер савасы" бар дип, иң кирәкле, яраткан кешеләрен көтәләр икән... Менә шулай, Ходай сәламәтлектән аермасын "Җиңгәчәйләр"не.

Тулырак материал газетабызның киләсе санында булыр. "Крутушка"дан фоторепортаж бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев