Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Крутушка” фестивалендә керәшен этникасына зур игътибар бирелде (фото, видео)

23-26 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 10 нчы Халыкара “Крутушка” этнофестивале узды.

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, рәссамнар, фотографлар, кулинарлар һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыелган иде.
“Крутушка” аланында һәркөн иртәдән алып кичкә кадәр һөнәрчеләр ярминкәсе гөрләде; агач, сөяк, кыйммәтле ташлар эшкәртү, тукыма туку һәм этник уен кораллары, җыр-бию буенча тагын бик күп төрле мастер-класслар һәм фәнни-практик конференция дә эшләде. Ярминкәдә һөнәрче, Алабугалы Лидия Ломакина да бар иде. Ул үзе ясаган керәшен курчакларын алып килгән. Мәдәни программага соңгы елларда  кино, театр тамашалары һәм арт-күргәзмә дә өстәлгән. Алары да кунаклар арасында популяр. 
Традиция буенча, фестивальнең төп сәхнәсендә рус, татар, керәшен, мари, мордва, башкорт чуаш һәм удмурт халыкларының этник музыка яңгырап торды. Юбилей уңаеннан, фестивальне оештыручылар Белоруссия, Венгрия, Төркия, Австралия, Германия һәм Һиндстаннан да кунаклар чакырганнар. 
“Крутушка” фестивалендә керәшен мәдәниятенә һәм этникасына да зур игътибар бирелә. Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле (җитәкчесе – Виктор Спиридонов) быел да “Крутушка”ның кунагы иде. Аларның бирегә өченче тапкыр килүләре. Алар ике сәхнәдә Дүсмәт авылының кунак каршылау-озату җыруларын, “Урам көе”н һәм юбилейга дип махсус язылган такмаклары белән уникаль керәшен “Ышкып бию”ен башкардылар. 
“Кряшен чибяре – 2018” титулын алган Дүсмәт кызы Алиса Исакова “Крутушка”да иң матуры иде. Башындагы кыйммәтле ташлардан ясалган көмеш коронасы, чибәрләр конкурсы турында кызыксынучыларга Алиса барысын да рәхәтләнеп аңлатып, таныштырып йөрде. Боларга өстәп, кыз, уңганлыгын күрсәтеп, матур җыр сузды, биеп күрсәтте. Шунда ук, Мамадыш мәдәният бүлеге хезмәткәре Роза Галкина белән “Җиңгәчәйләр”  керәшен биюләре буенча мастер-класс та оештырдылар. 

Казан шәһәренең “Туганай” балалар ансамбле (җитәкчесе Ләйсән Гыйләҗева) фестивальдә Чистай керәшеннәре фольклоры белән таныштырды. Керәшен гөсләләре буенча белгеч Айсылу Әсәдуллина үзенең “Орчык” инструменталь ансамбле белән мастер-класс уздырды. Арча һәм Балтач районнарында этнографик экспедицияләрдә яздырып алынган җырлардан торган репертуарлары белән зур сәхнәдә чыгыш ясадылар. “Гөсләнең кылларына бармак белән чиртеп күрсәтеп, “Нәнә көе”н өйрәттем. Кызыксынучылар күп булды”, - диде Айсылу. 
Фестивальдә керәшеннәргә фәнни яктан да игътибар бирделәр. “Традицияләр һәм хәзерге заман: күчү үзенчәлекләре, трансформация мөмкиндеге” дип аталган фәнни-практик, культура-агарту конференциясендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укытучысы Нина Фадеева катнашты. Ул “Керәшеннәрнең культура һәм дини нормалары. Аларны укучыларда туган теленә, үз халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүдә татар (рус) теле һәм әдәбияты дәресләрендә этномәдәни компонент буларак куллану” дигән темага уңышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев