Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Крутушка” фестивалендә керәшен ансамбльләре катнашты

26-28 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 13нче Халыкара “Крутушка” этнофестивале узды.

"Крутушка" фестивале 2009 елдан үткәрелә. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, рәссамнар, фотографлар, кулинарлар һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыела.

“Крутушка” фестивалендә керәшен мәдәниятенә һәм этникасына да зур игътибар бирелә. Быелгы фестивальдә дә халкыбызның матур ансабльләре үзләренең бай репертуарларын тәкъдим итте. “Крутушка”да Балтач районыннан "Орчык" инструменталь коллективы (җитәкчесе – Айсылу Әсәдуллина), Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән “Чулпы” (җитәкчесе – Анна Никифорова), Мамадыш районының Колышчы авылыннан "Покрау" (җитәкчесе – Нина Трушова) халык ансамбльләре катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Орчык" инструменталь коллективы

"Покрау" ансамбле

Шулай ук, фестивальгә Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан "Бигәш" фольклор ансамбле дә килгән иде. 

"Фестиваль бары тик яхшы тәэсирләр калдырды. Керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән таныштырып, җыруларыбызны җырлап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Башка ансамбльләр, кунаклар белән аралашып, мастер-классларда катнаштык. Кыскасы, вакытны күңелле үткәрдек", - диде "Бигәш" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Виктор Япаев.

"Бигәш" ансамбле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев