Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күркәм юбилеегыз һәм хәрби бәйрәмнәр белән Сезне!

Февраль - күренекле хәрби даталарга бай ай. 2 февральне илебез Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтә. 15 февраль - интернационалист-сугышчылар, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Без Түбән Кама керәшен җәмгыяте исеменнән бөтен ир-егетләребезне әлеге бәйрәмнәр белән котлап, тормышларында бары шатлык-куанычлар, тыныч-имин күкләр, ныклы сәламәтлек теләп калабыз. Тагын бер ир-егетне...

Февраль - күренекле хәрби даталарга бай ай. 2 февральне илебез Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтә. 15 февраль - интернационалист-сугышчылар, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

Без Түбән Кама керәшен җәмгыяте исеменнән бөтен ир-егетләребезне әлеге бәйрәмнәр белән котлап, тормышларында бары шатлык-куанычлар, тыныч-имин күкләр, ныклы сәламәтлек теләп калабыз. Тагын бер ир-егетне - асыл керәшеннәрнең берсен - Иван Егоровны әлеге бәйрәмнәр уңаеннан аерым котлыйсыбыз килә.

Чөнки аның алда санап кителгән хәрби даталарда үзенең турыдан-туры өлеше бар. Ул Әфган сугышын үз йөрәге аша үткәргән, сугышчан дусларын яу кырында югалткан кеше. Бүгенге көндә Министрлар Кабинеты каршында Әфган Республикасы һәм Төньяк Кавказ регионында барган хәрби хәрәкәт мәсьәләләре буенча оештырылган Координацион Советның да төп җитәкчесе ул. Сугышта ике тапкыр каты яраланып, үлем тырнагыннан ихтыяр көченең зурлыгы, физик яктан нык булуы аркасында гына котыла алган офицер ул Иван Михайлович. Сугышта һәм хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен ул дистәләгән исемдәге орден-медальләр, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Ул бүләкләр арасында үзенә аерата кадерлеләре - "Кызыл Йолдыз" ордены, II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" медаль ордены, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының "Тугрылык өчен" билгесе. Күптән инде яу кырыннан чыкса да, бүген дә ул шул чакларның яраларын төзәтү, ветераннарның, аларның якыннарының сәламәтлеген кайгырту мәшәкатьләре белән йөри, алар өчен көенеп яши.

Менә инде тугыз ел буена Иван Михайлович Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасын җитәкли. Бу еллар эчендә керәшеннәр тормышында бик күп сөенечле вакыйгалар булды. Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек"дәүләт фольклор ансамбле төзелеп, уңышлы гына эшләп китте. Тарих институты базасында керәшеннәрнең һәм нагайбакларның тарихын һәм культурасын өйрәнү Үзәге ачылды. Керәшен яшьләренең "Бәрәкәт" берләшмәсе оешты. Яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестиваль-бәйгеләре узды. Болар барысы да җитәкченең планлы, эзлекле эш алып баруын күрсәтә. Район-шәһәрләрдә эшләп килүче керәшен җәмгыятьләре Республика керәшен оешмасы үрнәгендә эшли. Барың да бер юнәлештә тарткач, эшнең нәтиҗәсе дә күренерлек килеп чыга.

Моннан бер ай элек кенә Иван Михайлович үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан ул бик күп котлаулар кабул иткәндер. Бераз соңарып булса да, безнең дә юбилярга бәйрәм теләкләребезне, котлауларыбызны җиткерәсебез килә.

Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Якты ал таңнар күңелегезгә бәхет, зәңгәр күкләр тынычлык китереп, тормышыгызны һаман да шулай мәгънәле, кешеләргә рәхмәтле итсен. Сез эшләгән игелекләрнең иге-чиге юк - алар барысы да үзегезгә иминлек булып кире кайтсын.Төп эшегез - "Ак барс" холдинг компаниясе" генераль директоры вазифаларын башкаруда зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын. Авыр һәм катлаулы җәмәгать эшләрен тартканда, һаман да шулай бер юнәлештә барыйк, теләктәшлектә калыйк.

Юбилеегыз һәм Ватанны саклаучылар көне белән Сезне!

Хөрмәт белән Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе

Тамара Баһаветдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев