Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күренекле журналист Александр Филиппов арабыздан китте

Шушы көннәрдә генә сиксән яшен тутырган күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлипов бүген арабыздан китте.

Безнең укучыларбыз аны "Буранлы яшен", "Керәшен геройлары", "Карендәшләр" китаплары буенча да беләләр. Александр Сергеевич Казан дәүләт университетын тәмамлап, күп еллар журналистикада эшләп, үзенең бар гомерен матбугатка багышлады. Газетабызның махсус хәбәрчесе буларак, "Туганайлар" битләрендә шактый гына кызыклы материаллар бастырды. Шуларның иң җитдие, күләмлесе - керәшеннәр арасыннан чыккан СССРның армия генералы, Совет армиясенең Генераль штабы, Оператив идарәсе начальнигы, Бөек Ватан сугышы елларында Сталин белән янәшә торып эшләгән, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы, Ялта һәм Постсдам халыкара конференцияләрендә катнашкан, Җиңү ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал, керәшеннәр арасыннан чыккан бөек шәхес Алексей Антонов турындагы әсәре булды.

Александр Филиппов озак еллар Апас районының "Йолдыз" газетасының баш редакторы, "Ватаным Татарстан" газетасының әйдәп баручы журналисты булып эшләде.

Газетабызының январь санында гына без аны 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлаган идек. Юбилей уңаеннан басылган соңгы материаллары карендәшебезнең хушлашу сүзләре булган икән.

Мәрхүм чәршәмбе көнне, 8 февральдә, Зеленодольск шәһәрендә җирләнәчәк. Хушлашу Норкин урамындагы 10 нчы квартирада, 10 сәгатьтә башлана.

Глухов укуларында

"Туганайлар"ның 10 еллык юбилеенда

Тагын укыгыз:

Үзебезнең Сандыр

Каләмдәшебез Александр Филипповка 80 яшь

Александр Филипповны юбилее белән классташы Татьяна Дунаева котлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев