Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әкрен генә, ипләп кенә...

Агымдагы 2016 елның санаулы көннәре генә калып бара. Яңа ел таңы якынлашканда, узып баручы елның уңышлы һәм уңышсыз якларын билгеләп үтү гадәте бар. Керәшеннәр өчен, керәшен гәҗите - "Туганайлар" өчен ниндирәк ел булды икән соң бу Маймыл елы? Газета нәрсәләр яктырткан, ни белән сөендергән, нәрсәгә борчылган? Теләктәшлек иттеме, әллә авырлыклар...

Январь

*Казанда яңартылып ачылган Духосошественский чиркәвен торгызырга ярдәм иткәне өчен, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровны III дәрәҗә Изге Серафим Саровский ордены белән бүләкләде.

*"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җырчысы Диана Мишкинаның якты истәлегенә багышланган III Региональ фестиваль конкурс узды. Аны Диананың туган төбәге - Мамадышта оештырдылар.

*17 январьда "Туым Жондозы" - "Рождественская звезда" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Гран-при бүләген Башкортстан Республикасы Бакалы районыннан килгән, Ольга Рыцева җитәкчелегендәге "Сандугач" ансамбле алды.

*Чаллы шәһәрендә 24 нче тапкыр Нардуган бәйрәмен уздырдылар. Һәрвакыттагыча, аның оештыручысы - Татарстанның халык җырчысы Виталий Агапов булды.

Февраль

*Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күргәзмәләр залында һәм Казанның Халыклар Дуслыгы йортында художник Александр Ивановның "Времен чеканный силуэт" дигән исемдәге шәхси күргәзмәсе эшләде.

*"Кадровый резерв" Республика проекты кысаларында "Роль этнической культуры в воспитании подрастающего поколения. Проблемы. Пути решения" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Ул проект активисты Елена Чулакова җитәкчелегендә үтте.

*27 февраль көнне, 500 кешелек делегат катнашында, Зәй керәшен җәмгыяте төзелде. Аның җитәкчесе итеп Иван Яковлев сайланды.

Март

*"Бәрәкәт" берләшмәсе Керәшен яшьләре лидерлары слетын уздырды.

*Виртуоз баянчы, композитор, шагыйрь, күп яклы талантка ия булган шәхес - Марс Макаров арабыздан китте.

Апрель

*10-16 апрель көннәрендә Уфа шәһәрендә узган "Золото тюрков" дигән фестивальдә катнашып, керәшен яшьләре активисты Елена Чулакова җиңүче булды.

Май

*Түбән Кама шәһәрендә, елдагыча, зурлап, Оло көн бәйрәмен уздырдылар.

*5-8 май көннәрендә "Татарстанның мәдәни мозаикасы" III милләтара яшьләр фестивале үтте.

*Лениногорск районы Федотовка авылы кызы шагыйрә Людмила Аланлы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә ия булды.

*Зәй яшьләре "Кряшен-пати" бәйрәме оештырып, тирә-як керәшен яшьләрен кунакка төшерде. Бәйрәм - Зәй активисты Николай Тавлинов инициативасы белән үткәрелде.

*Чиләбе өлкәсе Париж авылының "Чишмәлек" ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Июнь

*Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының Изге Николай чиркәве үзенең 10 еллыгын искә алды.

*Зәй районы Югары Баграж авылында, зурлап, Тройсын бәйрәмен уздырдылар.

*Питрәч районы Әлбәден авылында Изге Троица чиркәве ачылды. Аның меценаты - Александр Мураткин.

*Зәй районы Сәвәләй авылында җырчы Виталий Агапов җитәкчелегендә Боламык бәйрәме узды.

Июль

*Шагыйрь Никифор Тукмачевның "Таң суы", шагыйрә Елизавета Малованың "Сине уйлап" дигән китаплары дөнья күрде.

*Мамадыш районы Җөри авылында чираттагы республикакүләм Питрау бәйрәме узды. "Питрау чибәре - 2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова төп приз - 50 мең сум акчасын балалар йортына тапшырды.

*Гәрәй Рәхим - Григорий Родионов 75 еллык гомер бәйрәмен каршылады. "Айбагыр" керәшен балалары лагере бишенче сезонын үткәрде.

*Быел лагерь тормышы Мамадыш районының Соколка авылы янында палаткалар шәһәрчегендә узды.

Август

*Чаллыда керәшеннәр өчен төзеләсе храмның урынын аруландырдылар.

*Кайбыч районы Мәлки авылында чиркәү-часовня ачылды. Якташлары - 93 яшьлек сугыш һәм тыл ветераны Валерьян Ильяков чиркәү төзелеше өчен 600 мең сумм акча күчергән.

Сентябрь

*9 сентябрьдә Казан Кремленең "Хәзинә" галереясында "Традиционная культура нагайбаков Южного Урала" дигән күргәзмә ачылды.

*10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында "Вербицы-сад" дип исемләнгән I республика керәшен православ культурасы фестивале булды.

*Чиләбе шәһәрендә Мәскәү, Магнитогорск, Чиләбе, Екатеринбург, Казан галимнәре катнашында "Нагайбәкләрнең тарихы һәм культурасы" дип исемләнгән фәнни-практик конференция узды.

Октябрь

*1 октябрь көнне Татарстан митрополиясе "Духовно-нравственное образование и воспитание детей и молодежи в современных условиях" дигән тема астында православ педагогларның I Съездын уздырды.

*Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист Александр Малов 90 яшьлек юбилеен үткәрде.

Ноябрь

*4 ноябрь көнне Нагайбак районы Кассель авылында "Арыумысыз, туганнар" фестивале 5 нче тапкыр үтте.

*17-18 ноябрь көннәрендә Зәй һәм Мамадыш шәһәрләрендә агартучы Василий Тимофеевка багышланган фәнни конференцияләр оештырылды.

*Теләче районы Карабаян авылында Казан Алла Анасы иконасы храмы ачылды. Чаллы керәшен җәмгыяте үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Декабрь

*Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор ансамбле 30 еллыгын бәйрәм итте.

*Декабрь башыннан "Туым Жондозы" IX Бөтенроссия керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсы старт алды. Фестивальнең Гала-концерты Казан шәһәренең Яшьләр үзәге концерт залында 2017 елның 14 январенда узачак.

Агымдагы елда керәшеннәр, аларның проблемалары, тарихлары турында шундый зур сөйләшүләргә тартылган, конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә катнашкан активистларыбызга, галимнәребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Быел башлаган эшләребез Яңа - 2017 елда да дәвам итәр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев