Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Красновидово авылында узачак Алма Спасы бәйрәменә 2,5 мең турист килүен көтәләр

ТР Милли музее элек Казан губернасында яшәгән рус халкының традицион һөнәрчелегенә һәм мәдәниятенә багышланган яңа музей булдырырга планлаштыра

Татарстанның Милли музее 19 августта Красновидово авылында узачак "Алма Спасы бәйрәме"нә 2,5 мең турист килүен көтә. Музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова "Татар-информ"да әлеге бәйрәмгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

Директор сүзләренчә, якын киләчәктә ТР Милли музее Казан губернасында яшәгән рус халкының традицион һөнәрчелегенә һәм мәдәниятенә багышланган яңа музей территориясе булдырырга ниятли, ул ачык һавада урнашачак.

"Алма Спасы" – Милли музей тарафыннан Кама Тамагы районының Красновидово авылында үткәрелә торган фольклор-музей бәйрәме. Аны уздыру урыны очраклы сайланмаган: Красновидовода Милли музейның филиалы – А.М.Горький музее урнашкан. Бөек рус язучысы 1888 елда әлеге авылда берничә ай яшәгән. Моннан тыш, авыл үзенең алма бакчалары белән дә данлыклы.

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев