Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Котлыйбыз!

Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Анна Игнатьевна Колчеринага 8 май көнне 90 яшь тула. Чаллылыларга ул керәшен хәрәкәте активисты, "Карендәшләр" фольклор ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе буларак яхшы таныш.

Анна Игнатьевна элекке Чаллы районы Керәшен Гәрдәлесе авылында (хәзерге көндә КамАЗ заводы астында калган) туып үскән тыл ветераны. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән кеше. Керәшен җыруларын аның кебек күп белүче, аның кебек оста башкаручы башка берәү табылмастыр. Чаллыда Атна көн балалар мәктәбен оештырып, анда беренче дәресләр биргән, укучыларны керәшен культурасы белән беренчеләрдән булып таныштырган кеше дә ул. Аннан язып алган җыруларны туплап, галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов китап бастырган. Музыка белгече Роза Тимофеева белән бергәләп, соңгы елларда ул "Керәшен зиннәтләре" дигән китап чыгарды.

Бүгенге көндә Анна Игнатьевнаны керәшен бәйрәмнәрендә күрергә, танырга була. Ул һәр чарага керәшен киеменнән килә, өздереп, үз сүзен әйтә, кирәксә, җырлап бирә.

Хөрмәтле Анна Игнатьевна!

Барча керәшен халкы исеменнән сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, бәхетле имин көннәр теләп калабыз.

Гомер узсын әйдә, чәч агарсын,

Тик күңелгә кырау төшмәсен.

Килер көннәр, туар таңнар Сезгә

Сөенечләр генә өстәсен.

Хөрмәт белән "Туганайлар" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев