Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Котлыйбыз!

Бүген, 4 апрель - газетабызның баш редакторы, Татарстан Республикасы Керәшен оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Людмила Даниловна Белоусованың туган көне.

Керәшен дөньясын Белоусовасыз күз алдына китереп булмый. Кемнәр генә, кайлардан гына шалтыратмыйлар аңа: Татарстан Республикасы шәһәрләреннән дә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Ижау һәм башка калалардан да. Эзлиләр, табалар, уртага салып сөйләшәләр, һәм, бергәләп, мәсьәләне хәл итү җаен чыгаралар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Барчасының да хәленә керергә, ярдәм итәргә, үпкәләтмәскә, көйләргә кирәк. Шушы эшләрне башкарып барырлык оста оештыручы да, зирәк акыллы психолог та, үз сүзен өздереп әйтүче көчле шәхес тә, шул ук вакытта, нечкә күңелле, шигъри җанлы хатын-кыз да ул.

Хөрмәтле Людмила Даниловна! Ихлас күңелдән бүгенге күркәм бәйрәмегез белән котлап, Сезгә иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Һәр туар көн тәнегезгә сихәт, күңелегезгә шатлык-куанычлар алып килсен. Шомырт чәчәгедәй ап-ак бәхетләр, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар һәм җан тынычлыгы телибез!

Бүгенге көн бик матурдыр - Сез туганга,
Бүген кояш яктырактыр - Сез булганга.
Язның яме - җырчы кошлар, Сезне котлап,
Көй сузалар, иң матурын гына сайлап.
Бу яз бары бәхет - шатлык алып килсен,
Йөрәгегез яшәү дәрте белән типсен!
Алда биек үрләр, зур уңышлар көтсен,
Сез барасы юллар бәхетләргә илтсен!

Хөрмәт белән "Туганайлар" газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев