Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Константин Алексеев: “Хәрәкәттә – бәрәкәт!”

Август аеның икенче шимбә көне илебездә физкультура сәнгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә

Бәйрәм уңаеннан, Менделеев районы Гришкин авылы мәктәбе физкультура укытучысы Константин Алексеевка дәшеп алдык. Бу егет турында безнең газетаның быелгы апрель санында басылган иде инде. Ул керәшен яшьләре форумы вакытында катнаш гаиләләр, туган телгә булган мөнәсәбәте турында әйтелгән төпле фикерләре белән истә калган иде. Константин белән сөйләшүебезне дәвам итәргә булдык.

Беренче итеп, ни өчен бу һөнәрне сайлавы турында сорадым. “Башка һөнәр сайласам, үземне гафу итмәс идем. Спортка сабый чактан ук бирелеп йөрим”, - ди ул. Константин Яр Чаллы шәһәренең Идел буе Физик культура һәм спорт академиясенә укырга кергән. 2014 елны аны армия сафларына алганнар. Хезмәтен бетереп кайткач, 2016 елның февраленнән укытучы булып эшли башлаган. Физкультура сәнгате Константинның ике төрле хыялын чынга ашырырга ярдәм иткән. Берсесе укыту белән бәйле булса, икенчесе – футбол икән. “Балачак хыялым минем футболчы булу иде. Бүгенгесе көндә мин Иске Гришкин авылы футбол командасының баш тренеры һәм капитаны. Безнең бу командада үзебезнең авыл яшьләре генә уйный. Ел саен берәр укучым командага кушылып бара. Составта 25 керәшен җегете”, - дип горурлана Константин.  

“Бүгенгесе көндә һөнәремне бик яратам, эшкә чын күңелдән, сөенеп йөрим. Балаларны көн саен күрү миңа үзе бер бәхет кебек тоела”, - ди ул. Вузларда укыганда булачак һөнәреңне тулысынча күзалламыйсың шул. Күп кенә вакытта, эшли башлагач, көтелгән өметләр акланмыйча калып, эшкә дә тотынмас борын, үкенүчеләр дә шактый. “Өч ел эчендә бу һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады”, - дип җавап кайтарды ул. Константин фикеренчә, физкультура сәнгате бик мөһим. “Интернет челтәрендә бик күп вакытны уздырабыз. Күп балалар һәм олылар аз хәрәкәтле тормыш алып баралар. Минем уйлавымча, кайбер авырулар шуның белән дә бәйле. Тормыш хәрәкәттә үтәргә тиеш. Минем девизым да “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” - ди Константин.

Балалар белән үткән иң беренче дәрес, гадәттә гомерлеккә истә кала. “Иң беренче дәресемне бүгенгедәй хәтерлим”, - ди ул. – Уен рәвешендә үткәрдем мин аны. Өстәвенә, класста минем ике энекәшем дә утыра иде, хәзер ул көнне көлеп искә алабыз. Укучылар белән тиз уртак тел таптым. Күбесе белән инде аңарчы ук төрле-төрле ярышларга йөргән идем.”

Безнең әти-әниләр укучылар булганда, укытучыга карата хөрмәт аерата зур булган. Хәзер дә башкача, дип әйтә алмыйм. Тик укытучыны санга сукмаучы балалар хәзерге вакытта еш күзәтелә торган күренеш. Социаль челтәрләрдә шул балалар урнаштырган видеороликлар гына да ни тора. “Укытучы белән укучы арасында дус мөнәсәбәт булырга тиеш. Тик чамасын белеп кенә. Заманалар шуның хәтле үзгәрде. Шул дәрәҗәгә килеп җиттек, хәтта кайбер җирләрдә укытучылар укучыларыннан куркып тора. Укытучының статусын күтәрергә кирәк”, - ди Константин бу турыда. 

2009 нчы, Константин укып чыккан елны, Гришкин урта мәктәбе тугыз еллыкка калган. Авылларда башлангыч мәктәпләр дә ябылган мәлдә, бу әле начар күрсәткеч түгел, дияр идем. Биредә бит 40 бала белем ала.

“Алдагысын белеп булмый, шулай да, авылда калмас идем”, - ди ул планнары турында сорагач. Авыл мәктәпләре ябылуы, авылларның картаюы, балалар саны кимүе, яшьләр аз булуы борчый Константинны.

Укытучыдан укучылары турында да сораштырырга онытмадым. “Һәрбер бала да үзенчәлекле. Егетләр күбрәк командалы спорт уеннарын яраталар. Ә кызлар инде бию төрләренә, фитнес һәм аэробикага тартылалар. Эштән тыш, авылда футбол белән волейбол секциясен алып барам. Волейболга килгәндә, шулай ук үз командабыз бар. Составта ундүрт керәшен җегете һәм ике кыз. Районда булган ярышларда икенче урыннан да төшкән юк. Баш тренерлары булып монда да мин йөрим. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы икеөч елда спортка авылда булган яшьләрне генә түгел, олыларны да тарттык. Шуңа сөенеп бетә алмыйм”, - дип уртаклашты яшь укытучы.

Эш стажы өч ел гына тәшкил итсә дә, Константинның мактанып сөйләрлек уңышлары күзгә күренеп тора. Иң зурлары алда булсын әле. Бәйрәм белән, Константин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев