Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Консерваториянең «Бәрәкәт» ансамбле мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде фото

7 декабрь көнне Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрәкәт» ансамбле Казан шәһәре Яңа-Савин районы татар телендә белем бирә торган 13 гимназиясендә очрашу үткәрде, дип хәбәр итә галим Геннадий Макаров

Бу чарада гимназия балалары Мәдәни мирас җәүһәрләре циклыннан: Урта гасыр татар шигъри-музыкаль әсәрләр белән танышты, бәет, газәл, касыйдәләр, борыңгы җырларга нигезләнгән шигъри-музыкаль композиция тыңлады. Программа Борынгы Болгар сәнгатенә, Болгар хәкиме Айдар хан, аның кызы Туйбикә һәм Зөбәер сәхабә дәверенә багышланды.
Тарихтан билгеле булганча, Болгар мәктәп-мәдрәсәләрендә сәләтле галимнәр тәрбияләгән. Хан сараенда шагыйрьләр, җырчы-музыкантлар иҗат иткән. Алар гыйлем-мәдәният хакыйкатен халык тәрбиясенә күләмле өлеш керткән.
Болгарда суфый-дәрвишләр хәрәкәте көчле үсеш алган. Мәдрәсәдә укучылар югары дәрәҗәле белемгә ия булганнар. Монда суфи һәм суфияләр өчен ханәкәләр төзелгән. Ул риваятләргә дә кереп калган. Мәсәлән, Рабига абыстай җитәкчелегендә хаҗия төркемнәре Идел-Урал, Урта Азия төбәкләренә әүлияләр мазарларына зиярәткә йөргәннәр, Мәккәгә хаҗга бара торган булганнар.
Ул дәвердә Болгар каласын еш кына юлбасарлар килеп талаган. Мондый авыр вакытта кыз-кыркыннар җир асты юлларыннан чыгып-йөреп ашау-эчү, дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар китерә белгән. Җир асты юлларыннан йөргән чакта өстә ишетелмәсен өчен кызлар киндер башмак кигән. Риваятләр буенча, җир асты юллары каладан «Рабига күле», «Габдерахман сәхабә коесы» кырына кадәр чыккан. Әүвәлдән үк алар изге урын булып санала. Хәзерге заманда бу күл исән һәм ул Болгар бистәсе эчендә. Элеккеге ышану буенча Болгарга килгән ир-атлар, әмма бигрәк тә хатын-кызлар бу күлгә килеп коенырга, яисә суын алып битләрен юырга тырышканнар, чөнки аның сихәтле суы кешенең җаны һәм тән яраларын савыктыра икән.
Тарихи-романтик эчтәлекле һәм тәрбияви сюжетлар үрелеп барган бу чыгышны балалар зур кызыксыну белән тыңлады.
Фотолар Геннадий Макаровның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев