Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчылар Покрауны зурлаганнар

Мамадыш районының Колышчы авылында да Покрау бәйрәмен зурлап уздырганнар.

Покрау – Колышчы авылының престол бәйрәме. 13 октябрь көнне авылның часовнясында келәү булган. Аны Балык Бистәсе керәшен чиркәүләренең священнигы Геннадий Сизов уздырган. Службага күрше-тирә авыллардан да – Рәхмәт Аланы белән Берсут Совхозыннан да килгәннәр. Халык җазык әйтеп, өлеш алган. Бәйрәм келәвеннән соң, авылдашлар зиратка, үлеләр өстенә барган.

14 октябрь көнне Колышчы халкы һәм кайткан кунаклар клубка покрау бөккәннәре белән сыйланырга җыелганнар. Матур кичәне клуб җитәкчесе Нина Трушова үзенең командасы белән әзерләгән. Покрауны авылда дүртенче тапкыр уздырулары. Быелгы бәйрәм ял көненә туры килүенә аеруча сөенгәннәр. Балалар да, түти-дәдәйләр дә, кунаклар да бергә җыелышып, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Чарада авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин колышчыларны Покрау белән котлаган.

Чарада этнограф Валентина Максимова Покрау бәйрәме турында сөйләгән, авыл тарихын өйрәнүче Василий Максимов Колышчының тарихы, музейларындагы экспонатлар белән таныштырган. Аннан соң, балалар концерт программасы тәкъдим иткән.

“Покрау" бәйрәмендә күрештек, рәхәтләнеп ял иттек, яңалыклар турында сөйләшеп, киләчәккә планнарыбыз турында киңәштек”, - ди Колышчы авыл халкы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев