Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчыда Мулимунны бәйрәм иттеләр (фото)

27 май көнне Мамадыш районынның Колышчы авылында Мулимун бәйрәме узды.

Иртәнге тугызда бәйрәм литургиясен Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе настоятеле отец Димитрий белән аның энесе отец Геннадий Сизовлар үткәргән. Келәүдән сон, авыл халкы һәм кайткан кунаклар зиратка, үлеләр өстенә барган. Авылның "главный" бәйрәме - "Мулимун"га быел да кайтучылар бик күп булган.

Колышчыда Мулимун Тройсынга бер атна кала уздырыла. Ник дисәгез, авылда часовня ачылганчы, 2016 елга кадәр, халык келәүгә Урманче, Владимир авылларына йөри торган булган. Тора-бара әлеге авыллар бер-берсе белән киленнәр, кияүләр алмашып, туганлашып та беткән. Престол бәйрәмнәрен дә, үлеләрне искә алу көннәрен дә бер вакытта түгел, төрлебез төрле көннәрдә үткәрик, дип, Колышчы җыенын Тройсынга бер атна кала уздырырга килешкәннәр. Мулимун - "молебен" сүзеннән алынган икән.

Кичке якта халык "Җиңү паркы"на җырлы-биюле җыенга килде. Яңгыр пыскаклап торып, күңелләрне бераз төшерсә дә, бәйрәмнең ямен алмады. Мулимунга район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә Мамадыштан бер төркем кунаклар да килгән иде. Анатолий Петрович колышчылыларны бәйрәм белән котлап, яңартылган һәйкәл дә ачты. Элеккесендә авылдан Ватан сугышында һәлак булган батырларның барысының да исемнәре язылмаган булган. Василий Максимов Мамадышка архивка барып, авылдашларының исемнәрен эзләп тапкан, алар яңартылган һәйкәлгә язылып та куелган. Район башлыгы һәйкәлне яңартырга спонсорлык ярдәме күрсәткән, чыгышы белән Колышчыдан булган, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Григорий Чебышевны да бүләкләде. Шулай ук, Рәхмәт сүзләре Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллинга карата да яңгырады.

Халык кич буе ял итте - җырлады, биеде, уеннарда катнашып, бер-берсе белән ярышты. Танылган җырчы Вадим Захаров, авылның "Покрау" фольклор коллективлары, "Туым Жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ангелина Солганова халыкны матур җырлары белән куандырды.

"Элеккеге вакытта Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе - каршылау көне - тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе - зиратка бару көне. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе - кунакларны озату көне. Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр ял көнендә генә кайта алган. Шуңа бәйләп, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. Чиркәү ачарга килгән өч батюшка да әйттеләр: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәре бөтенесе дә суббота көнне үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр, дип, язган иде ике ел элек этнограф Валентина Максимова. Шуннан бирле, инде менә дүрт ел Колышчыда Мулимунны суббота көнне бәйрәм итәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев