Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коллегабыз, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Илфак Шиһапов арабыздан китте

Илфак Шиһапов вафат. Бу хәбәргә беребезнең дә ышанасы килми. Елмаеп-көлеп редакциягә килеп керер дә, хәлләрне белешер сыман. Ул газетабыз өчен янып йөрде. Газетага яздыру акциясе вакытында да актив булды.Районнарга баргач аны танып, шунда ук иҗаты хакында сораша башлыйлар иде. Илфакның язмаларын укучыларыбыз да, үзебез дә түземсезлек белән көтеп ала идек....

Илфак Шиһапов вафат. Бу хәбәргә беребезнең дә ышанасы килми. Елмаеп-көлеп редакциягә килеп керер дә, хәлләрне белешер сыман. Ул газетабыз өчен янып йөрде. Газетага яздыру акциясе вакытында да актив булды.Районнарга баргач аны танып, шунда ук иҗаты хакында сораша башлыйлар иде. Илфакның язмаларын укучыларыбыз да, үзебез дә түземсезлек белән көтеп ала идек. Аның гади, җиңел, халыкчан, җор тел белән язылган язмалары күңелгә үтеп керә, уйландыра да, елата да, елмайта да. Планеркалар вакытында акыллы фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтә, киңәшләрен бирә иде. Эш буенча гына да түгел. Тормыш тәҗрибәсе зур иде аның.

Илфак Шиһаповның арабыздан китүе турындагы хәбәр таралуга, редакциябездә телефонның тынганы юк. Төрле районнардан, туган ягы Лениногорскидан да шалтыраталар, гади халык та, артистлар да, журналистлар да кызыксына. Һәркайсы хушлашуның кайда узачагы турында сораша, ярдәм кулы сузарга әзер. Бу үзе үк Илфакның төрле өлкәдәге һәркем өчен абруйлы булуы хакында сөйли. Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез. Ул бүген иртән Казанның Бондаренко урамындагы фатирында урын өстендә вафат булган. Үзенә кул салмаган.

Илфак Шиһапов әле 5 апрельдә генә 49 яшен тутырган иде. Яшәү дәрте белән янып йөрде. "Мин исән" дияргә ярата иде ул. Инстаграмда, социаль челтәрендәге битләрендә дә бу сүзләрне еш язды. Әле кайчак шаяру катыш "не дождетесь" дип тә өстәп куя иде. Рәхәт кеше иде Илфак. Һәркем өчен якын, кадерле, үз кеше иде ул. Редакциябез хезмәткәрләре аның турында хатирәләрне барлый. Якыннарының, туганнарының, Лениногорский районының Иске Иштирәк авылында гомер итүче әнисенең олы кайгысын уртаклашабыз. Урының җәнәттә булсын, кадерле кешебез! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Илфак Шиһапов белән хушлашу чарасы иртәгә 31 май көнне сәгать 9.30 "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.

Гөлнара Сабирова, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире:
- Мин Илфак белән 2002 еллардан бирле таныш. Без "Татарстан яшьләре" газетасында бергә эшләдек. Шул вакыттан бирле без аның белән һәрчак элемтәдә тордык. Илфак минем өчен хезмәттәш кенә түгел, бик кадерле, якын кеше. Ул минем өчен киңәшче дә, терәк тә булды. Без бөтен шәхси серләребезне ачыктан-ачык сөйләшә идек. Арабызда яшерен нәрсәләр булмады. Һәрчак бер-беребезгә җылы сүз табарга тырыштык. Искиткеч талантлы, чиста йөрәкле, белемле кеше иде ул. Аңардагы тарихи мәгълүмат, тарихка кагылышлы фактлар - бу бәһасез байлык. Нинди тармакка алынса да, тарихи материалмы, публицистикамы, күңелне тетрәндергеч кыска гына язмамы, шаян хикәяме, шигырьме, җырмы - кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп яза белде. Кадерле булды һәм кадерле булып калачак.

Расиха Фәизова, "Шәһри Казан" газетасында баш мөхәррир урынбасары:
- Илфак Шиһапов турында "иде" дип сөйлисе дә килми. Редакциягә ишектән үк шау-гөр килеп керер иде ул... һәм киткәнче без Илфакны ишетәбез. Чөнки аның тавышы бөтен коридорны тутырып "басып ала". Кайчан карама телефоннан нәрсәдер хәл итә, нидер эшли, кемнеңдер хәлен белә, киңәшләрен бирә. Авыллар тарихы турында сүз башланса, монда инде ул конкрет мисалларга, тарихи фактларга күчә. Аралашырга бик җайлы кеше иде Илфак. Эчендәге тышында иде аның. Эчкерсез, ачык, җор, фикерле... Илфак өчен редакция - беренче чиратта аралашу урыны булды.
Динар Хәмидуллин, баш мөхәррир урынбасары:
- Миңа Илфак белән "Тишек" газетасын эшләргә туры килде. Аның белән эшләү шундый җайлы иде. Газетасының һәр санын укучысы көтеп алганга, "Шәһри Казан"да басылган язмаларына кайтавазлар килгәнгә сөенә иде ул. Беркайчан да төшенкелеккә бирелгәнен күрмәдек, ачык күңелле булды. Аны югалту - безнең өчен бик авыр.
Зөлфия Хәлиуллина, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррир урынбасары:
- Ул безнең Балтач якларын миннән дә ныграк яратты бугай. Һәрвакыт "безнең Балтач" дип сөйләште. Хәер, кайсы гына төбәккә барсак та, әлеге җирлек, аның тарихы турында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Шул тиклем мәгълүматны, тарихи фактларны ничек хәтердә саклый икән дип хәйран калып тыңлый идем. Аның белән бергә ничә мең чакырым юллар үтелгән... Авылга килеп керүгә ул кеше күрмәгәнне күреп ала торган иде. Күрә һәм барысын күңеленә сеңдерә бара. Гади кешеләрне аның кебек беркем дә ярата алмас. Аның яратуы башкача иде шул. Хөрмәт тә, аларның йөрәктәгесен аңлау да. Ул узган тормыш мәктәбе аны әнә шулай сизгер күңелле иткәндер, күрәсең. Мәктәптә укыганда ук фермада эшли башлый, үз куллары белән кирпеч салып йорт җиткерә, төзелештә дә эшли. Аннан соң журналистикага кереп китеп бик тиз арада халыкның хөрмәтен казана. Ә инде аның җырлары... Һәр нәрсәнең тәмен табып, җиренә җиткереп, йөрәк аша үткәрә иде ул. Моңа аның сизгер, бик тә нечкә күңеле түгел, корыч та чыдамас...
Гөлнара Зиннәтуллина, "Шәһри Казан" газетасының веб-редакторы:
- Мин аның "Татарстан яшьләре"ндә чыккан һәр язмасын көтеп алучы укучысы булдым. Ул миңа олпат, кирәгеннән артык җитди кеше кебек тоела иде. Тик мондый уй аның белән бергә "Шәһри Казан"да эшли башлагач чәлперәмә килде. Ул гадилеге, ихласлыгы белән мине шаккатырды. Миннән дистәдән артык яшькә өлкән булганга, мин аңа кем дип дәшәргә белми идем: "абый" дисәм, минем белән яшьтәше кебек сөйләшә, исеме белән дәшсәм, дәрәҗәсен төшерү кебек, шуңа мин аңа "Илфак әфәнде" дип дәшә башладым. Редакциягә сайтның укучылары санын арттыру бурычы куелгач, әлеге максатны без бергәләп тормышка ашырдык. 2016 елның ахырында укучылар саны кискен артуда аның да өлеше зур булды. Мине күрүгә беренче соравы: "Сайт ни хәлләрдә?" - иде. Кимеде дисәң, шунда ук үзе әйтмешли берәр "афера" уйлап тапты. Без аның белән ниләр генә кыландырмадык: "өйләндердек" тә, җырлаттык та, бәби дә таптырасы идек... Үзе әйтмешли - барысы да сайт өчен... Тик менә бүген сайтның укучылары саны кискен үсүе җанга рәхәтлек бирми, сине югалту бәрабәренә кирәк түгел иде, Илфак әфәнде!
Эльвира Мозаффар, "Шәһри Казан" газетасында бүлек мөхәррире:
- "Татарстан яшьләре" газетасында практика узган чакта да студентларга Илфак Шиһаповның язмаларын гел үрнәк итеп куя иделәр. Аның белән бер редакциядә эшләвемә шатландым. Яшь аермабыз шактый булса да, никтер Илфак дип әйтергә күнектем мин аңа. Һәркем өчен яшьтәше кебек иде шул ул. Олысының да, кечесенең дә хәленә керә, аңлый белә иде. Илфакның активлыгына, тынгысызлыгына шакката идем. Әле шигырь яза ул, әле җырчылар белән репетициядә, тарихи язмалар әзерләргә, телевидениедә, радиода чыгыш ясарга, ниндидер "мөгез чыгарырга" да вакыт таба. Соңгы елларда "Алабута" ("Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе) җыры белән дә дөньяны шаулаткан иде. Нәрсә турында гына сорасаң да, аның саллы җавабы, файдалы киңәше әзер булды. Соңгы тапкыр укыткан шигыре әле дә колагымда яңгырый:
...Без ятырбыз Газраилне көтеп,
Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп
Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын:
"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."
Без дә сине яраттык, яратабыз һәм яратырбыз, Илфак!

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев