Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кичә Мамадышта “Айбагыр” этносменасының нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

Киңәшмә барышында, быел җиденче тапкыр уздырылган “Айбагыр” этносменасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшелде.

Анда Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, смена начальнигы Алиса Спиридонова, педагог-оештыручы Алёна Кудряшова һәм вожатыйлар — Владислав Агапов, Алмаз Кадыров, Лилия Мифтахова, Юлия Дувалова, Аида Сахарова, Юлия Чернова катнашты.

“Айбагыр”да быел да сәләтле, тәртипле һәм халкыбыз тормышына битараф булмаган балалар ял итүе турында искәртелде. Әзерләнгән чаралар кызыклы һәм балалар тарафыннан зур игътибар белән узды, диелде. Шулай ук, вожатыйлар да үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды, дип басым ясалды. Шулай да, сөйләшү барышында киләчәккә, берничә көн булса да “вожатый мәктәбе” оештырырга, дигән фикергә киленде.

Ә менә “Кама” лагере территориясендә ике сменаның (“Айбагыр” һәм “Кама” сменалары) бергә узуы кайбер комачаулыклар һәм аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарган. “Айбагыр”ны ачу тантанасы да, шул сәбәпле, бераз сүлпән булды, диде оргкоммитет. Шулай да, лагерь барышында, ике сменада ял итүче балалар бер-берсе белән бик тиз уртак тел тапкан, яхшы дуслашкан.

Киләсе елларда тулы бер лагерьны керәшен сменасы итү турында да сүз барды. “Айбагыр”ны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының балаларның җәйге ялын оештыру программасына кертү буенча сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк, диелде.

Киләсе елларга “Айбагыр” программасына тагын күбрәк этник чаралар кертү дә зарур, дип басым ясады Алёна Кудряшова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Почему обычный лагерь называете крещенским ?