Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хыял канатларың сынмасын

Зәй районы Урта Баграж авылына командировкага баргач якыннан таныштык без бу егет белән

Әтисе ягыннан Елена әбисе, Алексей бабасы – Кулинәләргә (Кузьминнарга) кунакка кайткан вакыты иде аның. Социаль челтәрдә Андрей Анатольевич дигән берәүнең үзе ясаган рәсемнәрен күреп сокланган идек. Сокланмаслык та түгел, бу рәсемнәрне тумыштан куллары гарип булган кеше ясый бит...

Иҗат

- Әлмәттә яшәүче бер классташым бар. Рус Акташы авылында коррекцион мәктәптә тугыз ел бергә укыган идек. Менә шуның өендә булдым да, рәсемнәрен күрдем, ошаттым. Минем дә ясап карыйсым килде, - дип җаваплады ул безнең кайчан рәсем ясарга керешүен сорагач.

Бер ел элек менә шулай кызыксынып тотына ул. Рәсемнәрен гуашь белән ясый, акварель белән башкарылганнары да бар. 10 картина язарга өлгергән дә инде.

Андрейның эшкә урнашып эшлисе дә бик килә икән. Эш таба алмыйм, дип зарланып алды 22 яшьлек егет. Районда мәшгулълек үзәгенә дә барып йөргәләгәннәр, ярарлык вакансия табылмаган үзе. Олы бала буларак, әти-әнисенә, сеңелләренә дә ярдәм итәсе килә аның. Терәк буласы килү сыйфатлары ир-егетнең канында була торган хәл бит ул.

Ясаган картиналарыңны сатып акча эшләргә дә була бит, дигән тәкъдимебезгә, тыйнак кына, уйлап карарга булыр, дип белдерде. Заказ биреп ясатучылар булмаса да, портрет ясап карамыйсыңмы, диючеләр булган икән инде үзенә. Быел Сарсаз Баграж мәктәбен сурәтләгән картинасын соңгы кыңгырау линейкасында барлык укучылар, укытучылар,кунаклар алдында мәктәп директорына бүләк итеп тапшырган. Зәй районы “Энергетик” мәдәният йортын ремонтлаганнан соң үткән бер җыелышта, җаен туры китереп, Фәрит Мөхәммәтшинга “Көз” пейзажы сурәтләнгән картинасын бүләк итеп биргән. Андрейның биредә рәсем кружогында йөргән вакыты була. Бер еллап йөри ул анда. Түгәрәк җитәкчесе, педагог Лилия Кузьмина тырышлыгы белән матур гына уңышларга да ирешә. “Аның эшләре әле дә күргәзмәләр залында эленеп тора”,- ди әнисе Галина.

Гаилә

Андрейның кул кушырып утырырга яратмаганлыгы, кайда да үзен табасы, ниндидер эш башкарасы килүе күренеп тора. Түбән Новгородта инвалид балалар колледжында ике ел укып, чәчәкләр үстерүче белгечлеге дә алып чыккан ул. Тик профессиясе буенча Зәйдә эшкә урнаша алмаган. Компьютер белән кызыксынуы программистлар курсына алып килә. Өч ай укып аны да тәмамлый егет. Компьютерны белүе ярап куя үзе - әле менә авыл клубында оештырылган “Бер күрешү – бер гомер” дигән концерт-кичә программасына презентация ясаганын белдек.

Сөйләшә торгач, егетебезнең тагын бер мавыгуы ачыкланды. Ул шигырьләр дә иҗат итә икән бит. Яшьлек, туган ил, туганнар турында язган шигырьләре бар. “Сорасаң, теләсә кем турында шигырь оештыра да бирә ул”, - диделәр аның турында сокланып.

“Ты многое прошла со мной,

Как по алфавиту от “А” до “Я”.

Ты сердцем делишься со мной,

Ведь ты моя любимая мама!”

... Яраткан әнисенә багышлап рус телендә язылган әлеге шигырен “ВКонтакте” социаль челтәрендәге стенасына урнаштырган. Арык гәүдәсенең түрендә тибүче олы йөрәгеннән чыккан рәхмәт сүзләрен шулай матур итеп шигырь юлларына салган ул. Әлбәттә, Андрей үзенең һәр адымында, һәр эшләгән эшенең башында әтисе Анатолий, әнисе Галина торганын аңлый. Шуңа да якыннарына рәхмәте дә чиксез. Алар аның иҗатында тиешле урынны алган да инде. Әдәплелек саклап, шунда ук (ВКонтакте), “әле хәзергә мин шагыйрь түгел”, дип язып куйган. Димәк, әле бары да алда.

Андрейның тагын ике кыз туганы бар. Сеңелләрен бик ярата, “минем принцессаларым” дип кенә тора ул. Ангелина сеңлесе ике ел рәттән Зәй Питравында керәшен чибәре булып калган икән. Быел 11 нче классны бетереп, Казан вузларының берсенә укырга кергән. Кече сеңлесе Алевтина 6 нчы класска бара. Зәй шәһәренең “Азаль” вокал-хореография ансамбленә йөри. Ансамбльләре белән төрле регионнарда булырга өлгергән. Әле менә шушы көннәрдә генә Абхазиядән кайтып төште, диделәр.

Хыял

Әнисе ягыннан җырак әбисе Әләү Анна - (җырак бабасы Николай инде мәрхүм) Сарсаз Багражда яши икән. Кемгә булышырга кирәк – Андрей шунда. Чын күңелдән, эчкерсез ярдәм итәргә генә тора. Менә шулай ике Баграж арасында йөри ул. Велосипедына утыра да, авыллар арасындагы Чәтертән юлыннан турыга гына элдертә. “Урман, кырлар аша үткәндә матурлыкка сокланып туктап та торам”, - ди егет. Ул шулай туачак картиналарын күңеленә салып куядыр. Үзе башкаларга ачык булгач, үзен дә авылдашлары да, дус ишләре дә якын итә, ярата. “Инвалид дип, кыерсыткан кеше булмады”, - ди ул үзе дә. Футбол уйнарга да ярата Андрей. Авыл малайларына ияреп көрәш, штанга секцияләренә яратып йөри - спортны үз итә.

Рәсем ясау буенча курслар бетерергә дә, рәсем сәнгате училищесына кереп укырга да исәбе юк түгел егетнең. Иң зур хыялы – үз картиналарын туплап, зур күргәзмә оештыру икән.

Хыялыңа бару юлында уңышлар сиңа, Андрей!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев