Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән атказанган терлекче: «Сыерларым хакына сырхауханәгә дә бармыйм»

Эшкә батыр, булдыклы игенчеләре, механизаторлары, терлекчеләре белән дан тоткан Хуҗа Хәсән авылында атказанган исемен алучылар саны тагын артты. «Дубрава» җәмгыятенең өченче филиалы савымчысы Венера Лотковага терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Ул хезмәт куйган фермада сигез савымчы эшли. Шундый дәрәҗәле бүләккә ия булучылар арасында Венера иң яше. Әлеге уңган ханым белән сезне дә таныштырыйк әле.

Венера Лоткованың савымчы һөнәрен сайлавына гаҗәпләнәсе юк. Чөнки ул терлекчеләр гаиләсендә туып-үскән. Әнисе Ангелина 14 яшендә фермага килә һәм лаеклы ялга чык­канчыга кадәр шунда эшли. Дуңгызлар да карый, сыер да сава. Әтисе Анатолий да терлекче булган. 
– Фермада мәктәпне тәмамлаган елны ук эшли башладым. Бала чагымда ук, укудан кайткач, әнием янына фермага ашыга идем, –диде Венера. – Шул елларда эшкә өйрәнүләрем, беренче хезмәт чыныгуы алуым киләчәк һөнәремне сайларга этәргеч бирде дә инде. Ферманы ташлап, авылдан читкә китүне күз алдына да китермәдем. 
Ул вакыттан бирле 20 елдан артык гомер узып киткән. Әйтүе генә җиңел бит, бер көне генә дә ни тора аның. Карлы юлларга беренчеләрдән булып сукмак салып, буранлы-салкын кышларда, коеп яуган яңгыр астында, йокы аеруча тәмле булган иртә таңнарда фермага ашыгунын ни икәнен анда эшләүчеләр үзләре генә беләдер. 
Венера Лоткованың группасында 50 сыер, хәзерге вакытта тәүлегенә 500 килограммга якын сөт сава ул. Маллары көр, чиста, барысын да карап бетерергә ничек кенә өлгерәдер. 
– Яратасыңмы үзләрен? – дип сорыйм. 
– Ярату гынамы соң? Алар өчен җан атам, – ди әңгәмәдәшем. – Сыерларым хакына сырхауханәгә дә бармыйм, авырсам да, аяк өстендә генә үткәреп җибәрәм. Яшь баланы башка кешегә калдырып торгач ничек борчылсаң, маллар белән дә шулай. Барысы да күңелгә якын шул. 
– Венера Лоткова эшенә җаваплы карап, аны җиренә җиткереп башкара. Җитезлегенә дә күпләр сокланыр­лык. Ул хәзерге вакытта сөт саву буенча икенче урында бара. Башкалар да аның үрнәгендә тырышып эшләсен иде, – диде ферма мөдире Светлана Петрова. 
 Алдынгы савымчы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграр тармакта эшләүче 18-35 яшькә кадәрге белгечләр, эшчеләр арасында игълан иткән бәйгедә дүрт ел элек җиңү яулаган. Ул “Иң яхшы яшь савымчы” номинациясендә икенче урынга чыккан. Шул елны Венера Германиягә стажировкага да китәргә тиеш була. Ләкин яңа йорт өлгертүләре сәбәпле, чит илгә бара алмый кала. 
Намуслы хезмәте лаек­лы бәяләнгән аның. Район башлыгының, “Ак Барс” агрохолдингының Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре бар. «Татарстан Респуб­ликасының атказанган терлекчесе» исеме бирелүенә дә шатлана. 
– Хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт. Мондый бүләккә бик сөендем, – ди савымчы. – Улым Алексей, тугызынчы классны тәмамлап, Канаштагы төзелеш техникумына укыр­га керде. Авылга ялларда гына кайта. Күптән түгел, бер-бер артлы диярлек, әтием белән әниемне җирләдем. Күпме еласам да, аларны кайтарып булмый. Әле ярый яраткан эшем бар. 
“Чабып барган атны да туктатыр, ялкын чолгап алган йортка да керер” дип Венера кебек ханымнар турында әйтәләрдер, мөгаен. Ул дәүләт ярдәмендә яңа, заманча йорт җиткергән.Яңа куышының рәхәтен күреп, тагын озак еллар яраткан эшеннән тәм һәм ямь табып яшәргә язсын үзенә. 

Ләйсән Саттарова, "Кайбыч таңнары" газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев