Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә дөрнә кагу нәрсә ул?

Күп кенә ырым-йолаларыбыз да тау башында үткәрелә иде. Шуларның берсе – Дөрнә кагу йоласы турында “Туганайлар” укучыларына да сөйләргә телим.

Кеше гомере бик кыска. Җырларда әйтелгәнчә, "таң ата да кич була". Олыгайган саен, үткәнгә күбрәк борылып карыйсың, яшьлек елларын сагынасың. Безнең авыл кешеләре, тәпи йөреп китү  белән, тау башына үрмәлиләр. Тау башына менеп, тирә-якны күзәтеп утыру күңелне сафландыра, йөрәкләрдә яшәү дәрте уята, тормышны тагын да ямьләндереп җибәрә. Тау башы үзенә күпме хатирәләрне сеңдергән, күпме истәлекләрне кадерләп саклый ул.
 
Безнең якта (Зәй районы Федоровка авылы) Олы көнгә бер атна калгач, бәрмәнчек алып кайтасы атнаның чәршәмбе төнендә, капка алмаштырып кую гадәте, йоласы бар иде. Авыл кешеләренең, бигрәк тә, йөргән егет белән кызның капкаларын, үз урыннарыннан алып, башка кешенекенә китереп куялар. Күп хуҗалыкларда җил капка булганлыктан, аны күтәреп йөрү әллә ни кыен түгел. Иртән - караңгылы-яктылы вакытта, капка күтәргән ике кешенең - бер якка, икенчеләренең капма-каршы якка чабуын күзәтү кызык та, кызганыч та була иде. Капкаларны кояш чыкканчы алмаштырырга кирәк - йоласы шундый. Авылда урыс капкалар җиткерелә башлагач, аларны күтәреп йөрү, алыштыру авырайды. Тик шулай да йоланы үтәмичә булмый бит инде - барыбер алыштыралар иде. "Инде бигрәк арттырып җибәрәләр - күгәне белән (капка беркеткән тимер) үк суырып алганнар", - дип, капка хуҗалары сукранса да, бу - авыл өчен яман эшкә саналмый.
Элгәреге елларда авыл урамнары башларына урам капкалары куела иде. Маллар басуга чыкмасын, шикле кешеләр үтмәсен, ут-күз булмасын һәм башка шундый хәлләр өчен кояш баеганнан кояш чыкканга кадәр капка каравылчылары җавап бирә. Төнге каравылга, җыенда сайлап куелган пожарник исемлеге буенча, ике йорттан берәр кеше чыга. Капкаларны алыштырган чәршәмбе төнендә, урам капкасы каравылчылары үзләренең капкаларын алып ятканнарын күрсәләр дә, яшьләрне туктатмыйлар - нишлисең - йоласы шундый.
Бәрмәнчеккә барганчы, татар атнасы төнендә (пятницадан субботага каршы) алмаштырылган капкалар үз хуҗаларына кайтарылырга тиеш. Яшьләрнең ачуын нык чыгарган, теңкәләренә тигән хуҗаларның капкалары, гадәттә, басуга ук чыгарып ташлана. Суббота төнендә үткәрелә торган йола - бәрмәнчек сугу йоласы вакытында яшьләр, капкалары басуга чыгарып ташланган әлеге кешеләргә атап, дөрнә кагалар. Дөрнә кагу - яшьләрне рәнҗеткән кешеләрдән үч алу, аларны "үз урыннарына утырту" кебек кабул ителгән.
Кара көчләрдән арыну, тазарыну өчен, яшьләр тау башына менеп учак яга. Бәрмәнчек таягы белән сугып, шул учак аша сикереп, кычкырып сөрән салалар. Өлкәннәр, тау итәгенә җыелып, быел кемгә дөрнә кагарлар икән, дип, яшьләрнең сөрән салган тавышларын тыңлый. Тау башындагылар:
"Аюны аю ашасын, бүрене бүре ашасын,
Фәлән кешенең "оятын" кырмыскалар ашасын", - дип, теге кешенең "тетмәсен тетәләр". Нишлисең, яшьләрнең авызын томалап булмый - ата-баба йоласы шулай куша. Бу, үзенә күрә, тәрбия чарасы да булып торгандыр. Гадәттә бит, өлкәннәр яшьләрне тәрбияли, ә монда - киресенчә. Йола буенча шулай тиеш булса да, дөрнә кагуда исемнәре яңгыраган кешеләрнең, гарьлеккә түзә алмыйча, тау башына менеп, сөрән салучы яшьләрне куып йөрүләре дә булгалый иде. Нишлисең, турысын әйткән - туганына ярамаган, ди бит халык әйтеме.
Кызганыч, элгәреге чакта үткәрелә торган йолаларның ничәсе генә сакланып калды икән хәзер. Йолалар да онытыла, "онытылмасыннар" дип, кайгыртып йөрүче кешеләр дә мәңгелеккә күчеп бара, Пидәр үзе дә "менә бетәм, менә бетәм" дигән сулыш белән яши... Алга таба безнең белән, безнең кавем белән нәрсә булыр? Җир йөзеннән эзсез югалырбызмы? Шуларны уйласаң, күңелгә таш утыра. Бик кызганыч...
Василий Васильев,
Зәй районы, Федоровка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев