Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр җыру әйтәчәк

Газетабызның алдагы санында хәбәр ителгәнчә, 24-25 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестиваленең финал өлеше уза.

Монда Алабугадан "Ак каз", Әлмәт районыннан "Кәләем", Сарман районыннан "Игәнә", Мамадыш районыннан "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", Чаллы шә-һәреннән "Карендәшләр", Башкортстан республикасыннан "Сөнәкәй", Чиләбе өлкәсеннән "Сарашлы", Самара өлкәсеннән "Натукай", Красноярск өл-кәсеннән "Чишмә" фольклор ансамбльләре катнаша. Һәр ансамбль сәхнәдә җырлы-биюле бәйрәм-йола күренешен башкара.
Жюри комиссиясендә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, Алабуга сәнгать һәм мәдәният училищесы ди-ректоры Альфира Әкбәро-ва, Чаллы шәһәренең культура идарәсе башлыгы Рушания Кулакова һәм фестивальне оештыру комитеты председателе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов эшли.
24 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында финалга узучылар арасында үзара бәйге булып, анда иң-иңнәр билгеләнәчәк. Шунда ук иң яхшы башлап җырлаучы һәм өч иң оста баянчы да ачык-ланачак. Җиңүчеләрнең һәрберсенә акчалата премия каралган.
Шушы көнгә үк мини-фестиваль концертлары белән авылларга чыгу да планлаштырыла. Мамадыш районының Җөри авылына "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", "Ак каз", "Чишмә"; Әлмәт районы Кәләй авылына "Кәләем", "Карендәшләр", "Натукай"; Зәй районы Сәвәләй авылына "Сарашлы", "Сөнәкәй", "Игәнә" ансамбльләре барып, үз тамашаларын күрсәтәчәк.
25 ноябрьдә "Чишмә" Халыклар иҗаты йортында "Түгәрәк өстәл" оештырыла. Монда үзара хезмәттәшлек, аралашу, керәшен фольклорына караган ма-териалларның мультимедиа вариантын эшләү мәсьәләләре буенча уртага салып сөйләшү көтелә.
Шул ук көнне 15 сә-гатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында гала-концерт узачак. Барыгызны да "Керәшеннәр җыру әйтә" фестиваленә көтеп калабыз!
Бу көнне "Туганайлар" газетасына язылу да оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр фестиваль